news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Питер татар театры «Кызлар карый ярыктан» премьерасын тәкъдим итте

news_top

Санкт-Петербургта Шелгунов исемендәге мәдәният йортында Питер татар театрының «Кызлар карый ярыктан» спектакленең премьерасы булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Спектакль танылган язучы-драматург Ркаил Зәйдулла пьесасы буенча куела, режиссеры – Линар Хаҗиев, хореографы – Эльмира Әхмәтова.

Тамашада вакыйгалар авылда бара. Үлем түшәгендә яткан колхоз рәисенең соңгы теләген үтәр өчен авыл хатыннары аның медальләрен эзләргә мәҗбүр. Детектив жанрындагы сатирик комедияне тамашачылар яратып кабул итте, ди оештыручылар.

Санкт-Петербург шәһәренең Питер татар театры 2023 елның сентябрендә үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде. Коллектив үз тирәсенә татар җанлы, театр сәнгатенә гашыйк затларны җыйды. Бүген труппада 18 үзенчән артист тупланган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар