«Пистолеттан Паша аткан»: элек Россия Герое булган Ирек Мәгъсүмовның язмышы хәл ителде
Россия Герое, 3 тапкыр «Батырлык» ордены кавалеры Ирек Мәгъсүмовка 18 яшьлек кызны үтерүдә гаепләү белдерелеп, хөкем карары чыгарылды. Аның адвокаты һәм хатыны аның намусы өчен ничек көрәшкәннәрен һәм ни өчен шаһитларның барлык күрсәтмәләре һәм дәлилләре Ирек Мәгъсүмовның гаепсез икәнен күрсәтүләре турында сөйләде.
«Мәгъсүмов бүләкне Президент кулыннан алган иде»
Луганск Халык Республикасы Хәрби суды Россия Герое, Татарстанның Мамадыш районында туган 36 яшьлек Ирек Мәгъсүмовка хөкем карары чыгарды. Подполковникны кеше үтерүдә һәм хулиганлыкта гаепле дип таптылар. Суд аны «11 елга кырыс режимлы колониягә озатырга һәм Россия Герое исеменнән мәхрүм итәргә» дигән карар чыгарды.
Подполковник, 3 тапкыр «Батырлык» ордены кавалерын яклап, адвокатлар, аның хатыны Анна һәм Татарстан хәрби берләшмәсе вәкилләре, шул исәптән аның якташы – Россия Герое Рәсим Баксиков көрәште.
Мәгъсүмовны яклаучылар эшне присяжныйлар суды катнашында карауларын сорады, әмма бу үтенеч кире кагылды. Алар тикшерү вакытында да, суд тикшерүе вакытында да күп кенә процессуаль хаталарга ишарә итте. Әмма дәүләт гаепләве подполковникны гаепле дип тануга иреште.
Билгеле булганча, 2023 елның 2 августында Татарстан шатлыклы хәбәр алды – якташыбызны «Алтын Йолдыз» белән бүләкләделәр. Мәгъсүмов бүләкне Владимир Путин кулыннан кабул итеп алды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов офицерга котлау телеграммасы җибәрде.
Мамадышта батыр якташлары белән горурланып, бер урамны аның исеме белән атарга ниятләгән иделәр.
Ирекнең әнисе Нәзирә Мәгъсүмова бертуктаусыз диярлек котлау шалтыратулары кабул итте. Ул аның бердәнбер улы булуын әйтә. Ирек әтисен бик иртә югалткан, гаилә башлыгы 2002 елда вафат булган.
Югары сыйныфларда ук ул үз тормышын армия белән бәйләргә тели. Башта ул Казан танк училищесына укырга керә, ә бер елдан соң Благовещенскида урнашкан Советлар Союзы Маршалы К.К. Рокоссовский исемендәге Ерак Көнчыгыш югары гомуми гаскәр команда училищесына күчә.
«Сугышырга кирәк, әни. Бабаларыбыз сугышкан, хәзер безнең чират»
Укуын тәмамлагач, Ирек Мәгъсүмовны Кемерово өлкәсенең Юрга шәһәренә хезмәт итәргә җибәрәләр, анда ул үзенең мәхәббәтен очрата. Анна белән бүген алар 9 яшьлек кыз үстерәләр.
Махсус операциянең башыннан ук подполковник Мәгъсүмов хәрби хәрәкәтләр зонасында була. Россия гаскәрләренең «Отважные» төркеме составында «Лисичанский котел»ны тәмамлый. Ул вакытта Белогоровка авылы өчен сугышлар бара. Бу – төп торак пункт була, чөнки аның аша Украина кораллы көчләре чигенгән соңгы кыр юлы үтә. Нәтиҗәдә, Россия гаскәрләренең «Отважные» төркеме сугышчылары анда Россия флагын урнаштыралар.
Әнисе улы белән сугыш көннәре турында сөйләшмәскә тырышуын әйтә.
«Мин, әни буларак, артык сораулар бирмәскә кирәклеген аңлыйм. Ул: «Әни, балалар кызганыч», – диде. Аннары тагын: «Сугышырга кирәк, әни. Бабаларыбыз сугышкан, хәзер безнең чират», – диде», – дип сөйли ул вакытта Нәзирә Габделбәровна.
Герой бүләкләнгәннән соң 1 көн үткәч, әнисен дә бүләклиләр. Аңа Мамадыш муниципаль районының «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырыла.
«Миңа ирем шалтыратты һәм аның хезмәттәше Павел Яськевичның бер кызны үтерүен әйтте»
Ләкин бүләкләү шатлыгы озакка сузылмый. 11 августта Луганскида 18 яшьлек Дарья Киселева атып үтерелә. Ул вакытта булган хәлләр турында «Татар-информ»га Анна Мәгъсүмова сөйләгән иде.
Ул кызның «ашыгыч ярдәм» машинасында пуля ярасыннан үлгәне турында сөйләде. Бу вакыйгада Ирек Мәгъсүмовны гаеплиләр. Аны кулга алалар һәм тикшерү изоляторына җибәрәләр.
«Миңа ирем шалтыратты һәм хезмәттәше Павел Яськевичның бер кызны атып үтерүе турында сөйләде. Шуннан соң ул берникадәр вакыт элемтәсез калды, мин аңа хат яздым, эшнең ничек барганын сорадым. Ул аны Тикшерү комитетына алып барачакларын әйтте һәм берәр нәрсә ачыклангач, элемтәгә чыгарга вәгъдә бирде. Шуннан соң ул миңа шалтыратты һәм үтерүдә шикләнелеп тоткарланганын һәм аңа адвокат кирәклеген әйтте», – дип искә ала Анна.
Мәгъсүмов хатынына 11 август кичендә ул һәм аның 3 иптәше – Павел Яськевич һәм тагын бер иптәше белән Артур Пузанкевич кафега килүләрен әйтә. Кафе ябылу сәбәпле, алар анда 40 минутлап кына утыра, ди подполковникның хатыны.
«Ирек белән Павел кафедан чыгалар һәм кызлар белән танышалар. Павел өйләнмәгән, танышу инициаторы да ул була», – дип сөйли Анна.
«Паша иремә шалтыратып: «Мин кызны үтердем бугай», – ди»
Әңгәмә вакытында кызларның берсе – Дарья Киселева – Мәгъсүмовта пистолет булуын күрә.
Анна әйтүенчә, корал Ирекнеке түгел, ә Павел Яськевичныкы була. Ләкин пистолет хуҗасы кобураны үзендә яшерә алмый, чөнки ул көнне футболка һәм шорты гына кигән була һәм шуңа күрә коралны подполковник Мәгъсүмовка биреп тора.
«Кызларның берсе пистолетны күреп ала һәм «кадет корпусында укыганга күрә мин корал куллана беләм» дип сөйли башлый. Атып карарга сорый. Алар Ирек белән арткарак китәләр, һәм ул 2 тапкыр атып карый, аннан Ирек аннан пистолетны ала. Шуннан соң Ирек пистолетны Павелга тапшыра. Иреккә шул вакыт кафеда бергә булган Пузанкевич шалтырата һәм кафе янында бәхәс чыгуын, аңа 5 кеше һөҗүм итүен әйтә, ярдәм сорый. Ирек, әлбәттә, шунда ук ярдәмгә йөгерә. Шуннан соң ату тавышы яңгырый», – дип сөйли офицерның хатыны.
Анна сүзләренчә, шаһитлар – конфликт булган егетләр – Ирекнең фаҗига булган вакытта алар янында булуын раслый.
«Паша һәм Ирек үз бүлекчәләренә төрле машиналарда кайталар. Юлда вакытта иремә Паша шалтырата һәм: «Мин кызны үтердем бугай», – дип әйтә. Ул аның үлгәненә ышанып бетмәгән була. Ачыкланганча, Паша эскәмиядә, кыз аның каршында утыра, ул пистолеттан магазинын чыгара, аның буш булуын күрә һәм курокка баса. Димәк, патронникта патрон бармы-юкмы икәнен тикшермәгән була. Ату тавышы ишетелә. Ул кызны тотып ала, җиргә яткыра, пуля ярасын күрә, кан бик күп булмый. Һәм, куркып, кача», – дип сөйли Анна Мәгъсүмова.
«Икенче көнне үк Павел үз гаебен таный»
Яськевич частька кайта, офицерлар булган блиндажга йөгерә һәм, ярсый-ярсый, нәрсә эшләвен сөйли башлый. Шунда ук ул сакалларын кыра, пистолетын яшерә һәм аны алып китүләрен сорый, ди ул.
«Ләкин икенче көнне үк гаепле булуын язып, ачыклама бирә. Аның пистолетын алалар, Тикшерү комитетына алып китәләр. Ирекне дә алып китәләр, ләкин шаһит буларак. Ләкин шунда ук «наручниклар» кидертеп, аякларын бәйләп, стенага терәп бастыралар. Хәзер Павел һәр адымында җәза алырга әзер булуын әйтә, ләкин аны тыңлаучы гына юк. Хәзер ул шаһит статусында. Ул һәр тапкыр Тикшерү комитетына килеп, «Мине кайчан ишетәсез?» – дип сорый. Ә тикшерүчеләр: «Комачаулама», – дип кенә җавап бирә», – дигән иде Анна Магасумова җинаять эшен ачкан вакытта.
Герой өчен хәтта гаепләнүче офицерның хәрби часте урнашкан һәм аның хатыны белән кызы яшәгән Кемерово өлкәсе губернаторы да чыгыш ясады. Дәүләт Думасы депутаты Александр Хинштейн да борчылуын белдерде.
«Россия Герое подполковник Ирек Мәгъсүмов эше Россия Тикшерү комитетының Баш хәрби тикшерү идарәсенә соралган. Бу эштә офицерның очраклы үтерү җинаятенә катнашы булуында шикләнергә мәҗбүр итүче күп кенә сораулар бар. Россия Герое, 3 «Батырлык» ордены кавалеры августтан Тикшерү изоляторында. Тикшерү барышын махсус контрольдә тотачакмын. Элегрәк баш хәрби прокурорга һәм Баш хәрби тикшерү идарәсе җитәкчесенә мөрәҗәгать иткән идем инде. Бүгенге шартларда фронтта көтелгән комбригада урынбасарын төрмәдә тоту акылсызлык дип саныйм. Мәгъсүмов үзен махсус хәрби операция зонасына кайтаруларын сорый. Сүз уңаеннан, ВСУ элегрәк аның башы өчен 75 мең доллар вәгъдә иткән иде», – диде Александр Хинштейн үзенең Telegram-каналында.
Тикшерү комитеты 15 экспертиза билгели, алар арасында – медицина-криминалистик, баллистик, шулай ук психологик-психиатрия экспертизалары. Белгечләр Мәгъсүмов һәм аның хезмәттәшенең киемнәрендәге дары эзләрен тикшергән. Моннан тыш, алар Мәгъсүмовның һәм шаһитләрнең үз акылларында булуларын ачыклаган.
«Экспертиза өчен киемнәрне 2 айдан соң гына алалар. Аның кайда сакланганы һәм аны кем кигәне билгесез. Тикшерүче Ирекнең ул көнне нинди киемнән булуын, хезмәттәшеннән аның киемнәрен китерүен сорый, ә аннары бу әйберләрне ничек алуын видеога төшерер өчен полигонга барырга тәкъдим итә», – дип сөйли Анна.
Кафе янындагы конфликт һәм атыш бер үк вакытта булган
Мәгъсүмовны яклаучылар аптырашта кала – кулга алу һәм арестны озайту турындагы эшне хәрби суд түгел, ә гражданнар суды карый башлый, аннары суд процессы датасы турында хәбәр адвокатларга вакытында җиткерелми. Адвокатлар эшне присяжныйлар суды катнашында карауны таләп итә, әмма моны да кире кагалар.
Эш судка килеп җиткәч, гаепләнүчеләр саны икегә җитә, белдерелгән гаепләүләр саны да арта. Мәгъсүмовны хәзер үтерү һәм хулиганлык өчен хөкем итәләр. Тикшерү версиясе буенча, ул Пузанкевич белән бергә кафе янында низаг оештырган. Әмма бу, адвокатлар әйтүенчә, кызны үтерү белән бер үк вакытта булган.
Төп шаһит – үтерелгән хатынның дусты, кызга атучы сакаллы кеше иде, дип әйтә. Ләкин Яськевич сакалын частька кайтуга ук кыра, ди Анна.
Ә менә башка шаһитләр, киресенчә, Мәгъсүмов файдасына шаһитлык биргәннәр, дип ышандыра ул.
«Алар Мәгъсүмовның вакыйга урынында була алмавын дәлилләүче шаһитлек бирә. Судта видеоязманы тикшергәндә, яшьләрнең берсе вакыйга урыныннан качып киткән шорты һәм футболкалы егетне тануын әйтә. Бу минем яклаучымның хезмәттәше Павел Яськевич була. Шаһитларның берсе: «Менә язмада без басып торабыз, менә Яськевич йөгерә», – дип раслый. Яськевич кызны үзе атып үтерүнең таный, әмма гаепләү ягы аның тану күрсәтмәләрен кабул итми», – дип сөйләде Елфимов.
«Гаепләү фаразларга нигезләнә, эштә җитәрлек дәлилләр юк»
Яклау ягы присяжныйлар судында эшне караудан баш тартуны шикаять итәргә тырышкан арада эш финалга кадәр барып җитә.
17 июньдә яклар арасында бәхәс туа, анда дәүләт гаепләве Ирек Мәгъсүмовны гаепле дип тануны һәм 11 ел кырыс режимлы колониядә утыру рәвешендә җәза билгеләүне һәм аны Россия Герое исеменнән, шулай ук хәрби исеменнән мәхрүм итүне сорый.
«Җинаять эшендә җитди процессуаль кагыйдә бозулардан тыш, минем яклаучымның җинаять кылуга катнашы булуын раслаучы бернинди дә объектив дәлилләр юк. Гаепләү фаразларга нигезләнә», – диде бәхәс вакытында адвокат.
Чыгыш ахырында Елфимов хәбәр иткәнчә, гаскәр часте командованиесе Мәгъсүмовны шартлы рәвештә җәзадан азат итүне һәм контрольне командованиегә йөкләүне, махсус чорда хәрби хезмәт узу сәбәпле җәзадан азат итүне сорап мөрәҗәгать итте.
«Гаепләү карары чыгарылган очракта әлеге үтенеч һичшиксез канәгатьләндерелергә тиеш дип саныйбыз», – дип нәтиҗә ясады Елфимов.
«Сорау алу вакытында ул бер тапкыр да Ирекнең күзләренә карамады, аңа аркасы белән басып торды»
Геройның хатыны Анна ире гаепсез булуын күрсәтүче башка дәлилләр дә барлыгын әйтә. Башта гаепле булуын язган Павел Яськевич тикшерү барышында үз күрсәтмәләрен берничә тапкыр үзгәртә, ә инде судта гаепсез булуын белдерә, кызга Мәгъсүмов атты, ди.
«Ул хәзер диңгез флотында хезмәт итә. Аның моның өчен белеме юк. Ул хәрби уку йортын Владивостокта тәмамлаган, белеме буенча пехотачы, әмма гомере буе флотта хезмәт итү турында хыялланган, һәм тикшерү аның бу хыялын чынга ашырган – ягъни син сатылачаксың, ә без синең хыялыңны тормышка ашырачакбыз», – ди ул.
Геройның хатыны Павелның сорау алуга Мәскәү прокуроры озатуында килүен раслый. Адвокатларга һәм Аннага аның белән аралашырга рөхсәт итмиләр һәм аны актив рәвештә яшерәләр, хәтта башка ишектән алып керәләр.
«Сораштыру вакытында ул Иреккә бер тапкыр да карамады, аңа аркасы белән басып торды. Прокурорның сорауларына ул алдан ук җавапларын ятлаган кебек ачык җавап бирде. Яклау ягы сораулар бирә башлагач, үзен агрессив тотты. Шул ук вакытта сорау алу барышында ул элек әйткән сүзләреннән баш тартты», – дип уртаклашты Анна Мәгъсүмова.
«Мин кызны үтердем бугай»
Анна сүзләренчә, суд барышында яклаучылар өчен кызыклы факт ачыкланган, ул бөтен пазлны җыярга ярдәм иткән.
«Пашадан соң башка шаһитлардан сорау алалар. Аларның берсе – атыш булганнан соң аның белән киткән шофер. Бу шаһит Пашаның бик каушавын, «Моннан тизрәк китик», – дип әйтүен сөйли. Ә нәрсә булганын сорагач, ул: «Мин кызны үтердем бугай», – дип җавап бирә. Бу шофер аңардан: «Син аңа ничек аттың?» – дип сорагач, ул аңа пистолеттан магазинын чыгаруын, аның буш икәнен күрүен һәм, пистолетны Дашага төбәп «син минем белән барачаксың» дип әйтүен сөйли. Ул каршылык күрсәтә башлый, баш тарта. Шуннан соң ул аны тагын бер тапкыр куркытмакчы була һәм «курок»ка баса. Ләкин Паша патронникта патрон булмавын тикшермәгән була. Кыз егыла, ул аны тотып кала, җиргә яткыра, шуннан соң куркып кача. Паша бу хакта сөйләгән бердәнбер кеше шофер була», – дип ышандыра офицерның хатыны.
Шул ук вакытта ул, үтерү вакытында үзенең дусты Дарья янында булган шаһит Александра Долженконың күрсәтмәләре буенча, атучы кеше кызга пистолетны 15 секундлап төбәп торган һәм шуннан соң аткан, дип сөйли.
«Соңрак Яськевич, Мәгъсүмов белән Дарья бәхәсләштеләр, дип раслый башлый»
Офицерның адвокаты мәгълүматлары буенча, 2023 елның 5 һәм 6 октябрендә Мәскәүдә узган сорау алуларда Павел Яськевич, Мәгъсүмов Дарья белән атарга дип читкәрәк китте, ә кайткач, Иреккә Пузанкевич шалтыратты һәм ресторан янындагы конфликтны хәл итәргә ярдәм итүен сорады, дип әйтә. Россия Герое китәргә җыенганда, Павел анардан пистолетны кире бирүен сорый. Нәкъ шул вакытта, корал кулдан кулга тапшырылганда, әмма Мәгъсүмов кулында булганда, атыш була, ди.
«Соңрак Яськевич, Мәгъсүмов белән Дарья бәхәсләште, һәм нәкъ менә шуңа күрә офицер аңа атты, дип раслый башлый. Ирек кызга ялгыш түгел, ә аңлы рәвештә атты, дип гаепли. Ә судта Павел, Россия Герое кызга атты, аннан соң салкын канлы рәвештә пистолетны миңа тапшырды һәм ресторан ягына китте, дип өсти. Яськевич үзе кыздагы канны күреп куркып калуын, шуңа күрә качуын әйтә, – дип сөйли адвокат.
21 июньдә Россия Герое судта соңгы сүзе белән чыгыш ясый.
«Минем яклаучым Ирек Мәгъсүмов соңгы сүзендә гаебен танымавын әйтте. Ул үзен кызга корал биреп торуда һәм үз кул астындагы хәрбине карап бетермәүдә генә гаепле дип саный. Ул кызның әти-әнисе алдында гафу үтенде, тик аны карап бетермәве өчен генә. Шулай ук ул судьядан хәрби дәрәҗәсеннән мәхрүм итмәүләрен сорады, чөнки судның карары нинди булуга карамастан, Ватанны якларга теләвен һәм алгы сызыкта файдалырак булачагын әйтте», – дип сөйли офицерның адвокаты Константин Елфимов.
«Ничек кенә булмасын, ул махсус операциягә кайтачагын, чөнки анда аны егетләре көтүен әйтте»
Хәрби суд үз карарын чыгарды. Адвокат, Мәгъсүмов белән сөйләшүләрдән соң, шикаять турында карар кабул ителәчәк, ди.
«Суд Мәгъсүмовны 11 елга кырыс режимлы колониягә озату һәм Россия Герое исеменнән мәхрүм итү карары чыгарды. Хәрби дәрәҗәсе һәм «Батырлык» ордены калдырылды. Мин һичшиксез суд карары белән риза түгел, яклаучым белән карарга шикаять бирү турында сөйләшәчәкмен», – ди Елфимов.
Анна тормыш иптәшенең сүзләрен җиткерде. Ул аның белән булган бу гаделсезлеккә карамастан, кабаттан Ватанны саклаучылар сафына басачагын әйткән.
«Әлеге вазгыять ничек кенә тәмамланмасын, ул махсус хәрби операция зонасына кире кайтачагын әйтте, анда аның егетләре – алар бергә башлаганнар һәм бергә тәмамларга тиешләр», – ди Герой хатыны.
Карарга шикаять бирү өчен 10 көн вакыт бирелә, хөкем карары әле үз көченә кермәгән.
«Татар-информ»нан тәрҗемә. Авторы: Елена Фенина