Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Биш тапкыр полициягә гариза язган иде». Яшь хатынны ире урманга алып барып үтергән

news_top_970_100

Воронеж өлкәсендә 32 яшьлек Светлана Ш.ны үтергәннәр. Якынча белешмә буенча, ул асфиксиядән үлгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Хатынның мәете табылгач, икенче көнне иртән ире Денис П. гаебен танып гариза язган.

Ул 17 гыйнварда хатынын урманга алып баруын, шунда буып үтерүен һәм мәетен куртка белән каплап калдыруын әйткән. Аннары ул өенә кайтып йокларга яткан.

Якынча белешмә буенча, чираттагы тапкыр талашканнан соң, ир хатынына кофе эчәргә барып, барысын да тыныч кына уйлашырга тәкъдим итә һәм хатынны урманга алып китә. Шунда ул хатынын үтерә.

Светлана хастаханәдә өлкән шәфкать туташы булып эшли. Ул Денис белән рәсми никахта, ир фура йөртүче булып эшли. Алар инде 10 ел никахта яши. 5 яшьлек уллары бар.

Яшь хатын ире кыйнауга берничә тапкыр зарлана. Туганнары сүзләренчә, ул кимендә 5 тапкыр полициягә гариза яза. Алар Денисны «тыныч тиран» дип атый. Туганнар сүзләренчә, Светлана берничә тапкыр иреннән китә, ләкин гаиләне җимерергә теләмичә, кабат кайта.

Светлананың танышлары сүзләренчә, фаҗига булган төнне ул хәбәр язарга өлгергән: иртәгә эшкә килмәсә, димәк, ире аны үтергән. «Бөтенсендә дә Денисны гаепләргә икәнен әйтте», – ди мәрхүмәнең дусты.

Җинаять эшен тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100