news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Пирожное рецепты

Азнакай районы Мәндәй авылында яшәүче Мәрьям Миңнегуловадан пирожное рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Пирожное рецепты
Мәрьям Миңнегулова

Камыр өчен: 6 йомырка, 1 стакан шикәр комы, ванилин, 3 аш калагы майонез, 1 чәй калагы көпшәкләндергеч, 1 стакан он.

Крем өчен: 250 гр каймак, ярты стаканнан азрак шикәр комы.

Йомыркаларны шикәр комы белән күпертергә (миксер белән, агарганчы) ванилин, майонез салырга. Онга көпшәкләндергеч салып калак белән болгатырга.

Олы гына табага пергамент кәгазе җәеп массаны салып пешереп алырга. Суытырга.

Стакан белән түгәрәк формалар кисәргә, крем ягып пирожныйлар ясарга.

Пирожное кырыйларына кискәндә калган камыр валчыкларын уарга.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар