Пилотсыз тракторлар, сыер савучы роботлар: Беренче «акыллы фермалар» кайчан ачылачак?
Ясалма фәһем агросәнәгатьне үстерүгә ничек ярдәм итә ала? Бу хакта «Агропромцифра» АҖ генераль директоры, «Авыл хуҗалыгы» индустриаль компетенцияләр үзәге рәисе урынбасары Ольга Чебунина сөйләде.

Ольга Александровна, Татарстанның аграр комплексында цифрлаштыру дәрәҗәсен ничек бәялисез?
Татарстанда цифрлаштыру дәрәҗәсе – терлекчелектә дә, эшкәртүдә дә – күп кенә төбәкләр өчен үрнәк булырлык. Татарстан дәүләт идарәсе күзлегеннән караганда цифрлаштыру буенча лидер булып тора. Татарстанның төп партнеры – «РИВЦ» АҖ. Аның белән бергә «Ростелеком»ның шәхси метеостанцияләр челтәре өчен программалар проекты гамәлгә ашырылды. Моннан тыш, без Татарстан Республикасында метеосистеманы гамәлгә ашыру планында, шулай ук бу тәҗрибәне башка регионнарга таратуда хезмәттәшлегебезнең дәвам итүен күрәбез. Шулай ук, Татарстандагы коллегаларыбыз белән ИТ-кадрлар әзерләү һәм белгечләрнең цифрлы грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү буенча тыгыз хезмәттәшлек җайга салынган.
Әгәр аграр секторны цифрлаштыру лидерлары саналган финанс тармагы һәм телекоммуникацияләр белән чагыштырсак, аларга, бүгенге күрсәткечләренә ирешү өчен, 10-15 ел вакыт таләп ителде. Авыл хуҗалыгы хәзер шул ук векторда хәрәкәт итә, тик күпкә тизрәк, чөнки безнең ул кадәр вакытыбыз юк. Тармакта цифрлаштыруга, нигездә, инфраструктурасы һәм финанс мөмкинлекләре булган зур компанияләр юл сала.
Ясалма фәһем авыл хуҗалыгының кайсы өлкәләрендә актив кулланыла һәм реаль файда күрсәтә? Ясалма фәһем агробизнеска ничек ярдәм итә?
Агросәнәгать комплексында ясалма фәһем аналитика һәм фаразлар ясау, персональләштерелгән киңәшләр бирү, когнитив ярдәмчеләр булдыру, шулай ук технологик процессларны автоматлаштыруда һәм роботлаштыруда кулланыла. Мәсәлән, ясалма фәһем кырлардагы датчиклардан алынган мәгълүматларны, иярченнәрдән һәм дроннардан алынган сурәтләрне, метеостанцияләр һәм җитештерү чыганакларыннан алынган мәгълүматларны эшкәртү өчен кулланыла. Нәтиҗәдә без төгәл аналитика һәм фаразлар, персональләштерелгән киңәшләр алабыз. Агроном, мәсәлән, ашламалар кертү буенча тәкъдимнәр ала, уңышны фаразлый, чәчүлекләрнең торышын мониторинглый һәм башкалар. Терлекче терлекләрне ашату буенча индивидуаль тәкъдимнәр ала.
Шулай ук ясалма фәһем ярдәмендә интеллектуаль ярдәмчеләр – чат-ботлар, тавыш һәм текст ассистентлары булдырыла. Бу инструментлар белгечләргә тиз арада карарлар кабул итәргә, хисаплар төзергә, сценарийлар эшләргә һәм технологик карталар төзергә ярдәм итә. Бу – вакытны сизелерлек экономияли.
Роботлаштыру да актив үсә: пилотсыз тракторлар, дроннар, сыер саву яки продукцияне сортларга аеру роботлары – бу инде чынбарлык.
Хәзер кибер-куркынычлар турында күп сөйлиләр. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен нинди куркынычлар яный?
Кибериминлек өлкәсе бик тиз үсә, әмма хакерлар да тик тормый, технологияләрен яхшырта. Хәзерге вакытта киберҗинаятьчеләр нигездә 2 сценарий буенча эшли. Беренчесе – алар системага үтеп керә һәм мәгълүматларны шифрлый, ә аннары расшифровка өчен акча сорый. Мондый киберһөҗүмгә, мәсәлән, «Аэрофлот» һәм «Россельхознадзор» дучар булды.
Икенче сценарий – мәгълүматларны һәм логин белән парольне урлап, инфраструктурага үтеп керү. Бу очракта шулай ук берничә мотив булырга мөмкин – коммерцияле мәгълүматны урлаудан алып, сервисларны тулысынча юкка чыгаруга кадәр.
Предприятиеләр киберкуркынычларны ничек киметә ала?
Саклану өчен, агросәнәгать предприятиеләренә киберминлеккә инвестицияләр кертергә – мәгълүмати куркынычсызлыкка аудит үткәрергә, йомшак урыннарны ачыкларга, җитешсезлекләрне бетерү чараларын күрергә кирәк.
Йомшак урыннарны ачыклау ысулларының берсе – пентест үткәрү (потенциаль зыян китерүче гамәлләрен имитацияләү юлы белән компьютер системаларының яки челтәрләренең иминлеген сынау). Тест нәтиҗәләре саклау чараларының никадәр нәтиҗәле эшләвен күрсәтәчәк.
Предприятиеләр мондый тестны үз көчләре белән ясый аламы?
Моның өчен мәгълүмати иминлек буенча квалификацияле белгечләр штаты кирәк. Әмма киберсаклау буенча хезмәтләр күрсәтә торган компанияләр дә бар. Мәсәлән, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының мәгълүмати иминлеген «Агропромцифра» тәэмин итә һәм илдәге аграр тармак өчен кибериминлек үзәге булып тора.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең кибериминлеген арттыру өчен, пентестлардан тыш, нинди чаралар күрергә мөмкин?
Персоналны өйрәтергә кирәк: фишинг һөҗүмнәрен танып-белү, конфиденциаль мәгълүмат белән дөрес эшләү һәм саклык чараларын үтәү өчен хезмәткәрләргә кибериминлек буенча тренинглар һәм курслар үткәрү.
Без бердәм цифрлы платформа эшлибез, ул аграр югары уку йортлары өчен белем бирү модулен үз эченә ала һәм алга таба аннан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре файдалана алачак. Модуль цифрлы технологияләр буенча курслар узарга мөмкинлек бирә. Курс Тимирязев исемендәге Россия дәүләт аграр университеты һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы экспертларын җәлеп итеп эшләнде.
Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен авыл хуҗалыгын цифрлаштыру күнекмәләренә өйрәтү өчен, тагын бер белем бирү программасы булдырылачак. Ул дәүләт мәгълүмат системалары белән эшләүне үзләштерергә ярдәм итәчәк. Ул бушлай һәм Бердәм цифрлы платформада авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең шәхси кабинетларында булачак. Моннан тыш, шәхси кабинетта «Дәүләт хезмәтләре»ндәге «Макс»ка охшаш интеллектуаль ярдәмче булдырылачак. Ул агрономнарга, ветеринарларга һәм башка белгечләргә ярдәмче булып, фермерларның хезмәт чыгымнарын киметергә һәм ГИС белән эшләүне уңайлы итәргә ярдәм итәчәк.
Киләчәктә агросәнәгать комплексында цифрлаштыруның нинди перспективаларын күрәсез?
Якындагы 2-3 елда без бу өлкәдә шактый алга китә алачакбыз, ә 5 елдан, мөгаен, тулысынча автоматлаштырылган фермаларны күрәчәкбез – кешеләр бары тик оператор ролендә генә калачак.
Тулаем алганда, тенденция хезмәт чыгымнарын киметүгә һәм актив рәвештә цифрлаштыруны кертүгә юнәлдерелгән. Шул ук вакытта персоналны өйрәтергә: белем бирү программаларын роботлар, ясалма фәһем системалары, аналитик инструментлар һәм башка ярдәмчеләр белән идарә итүгә юнәлтергә кирәк.
Чыганак: «Республика Татарстан»