Пилотсыз очкычлар һөҗүм итсә, нишләргә?
Күктә дрон күренсә, нишләргә? Алардан килгән зыянны компенсацияләп буламы? Пилотсыз очкычны төшерергәме?
Шушы һәм башка сорауларга экспертлар белән берлектә РБК җавап эзләгән.
Пилотсыз очкычка урамда йөргәндә тап булгансыз икән, нишләргә
Әгәр күктә дрон күрәсез икән, башта үзегезнең куркынычсызлыкны кайгыртырга – берәр йортка яшеренергә яки агачлар артына качарга кирәк. Аннары бу хәл турында полициягә яки 112 номерына шалтыратып әйтү, үзегезнең басып торган җирегезне аңлату зарур, ди хәрби психолог, «Стресстан яклау үзәге» генераль директорының махсус программалар буенча урынбасары Алексей Захаров.
Әгәр пилотсыз очкыч шартлаткыч җайланма белән җиһазланган икән, киоск ише кечкенә корылмаларга ул зыян салырга мөмкин, дип кисәтә куркынычсызлык буенча белгеч Михаил Макеев, ә менә зур биналарга «теше үтмәстер».
«Пилотсыз очкыч очканын күрсәгез, беренче чиратта үзегезнең куркынычсызлыкны кайгыртырга кирәк. Мәскәү, Петербург һәм кайбер башка төбәкләрдә хәзер дрон очышы тыелган булу сәбәпле, моның законсыз күренеш икәнен аңларга кирәк. Кайда икәнлегегезгә тиз генә анализ ясап, подвал, ныклы бина ише куркынычсыз качар урын табарга кирәк», – ди ул.
Дрон фатирыгызга яки дачагызга очып кергән икән, нишләргә
Әгәр дрон фатирыгызга очып кергән яки дача, бакча территориясендә оча икән, аңа һич кенә дә кагылырга ярамый, ди Макеев. Торактан иң элек булган бар кешене, беренче чиратта балаларны чыгарырга, соңыннан үзегез дә фатирдан чыгып, 112 номерына шалтыратырга кирәк.
Фатирыгызга дрон һөҗүме сәбәпле, хокук саклаучылар аннан чыгып китүегезне таләп итә икән, нишләргә
Сезгә ярдәмгә ашыгучы коткаручылар һәм полиция хезмәткәрләреннән документларын сорагыз. Күңелегезгә шик кергән очракта, полиция кизү бүлегенә яки гадәттән тыш хәлләр бүлегенә шалтыратырга кирәк. Мәсәлән, чик буе төбәкләрендә диверсантлар «коткаручылар» булып эшләргә бик мөмкин, ди Захаров.
Әгәр дрон милеккә зыян китерсә, зыянны кем каплаячак
РБК юристы, «Коллекторлыкны үстерү үзәге» генераль директоры Дмитрий Жданухин сөйләвенчә, теория буенча, зыянны зарар китергән кеше компенсацияләргә тиеш. Әмма чит ил субъектлары белән эш итүебезне исәпкә алсак, монда гадәти механизм эшләми. Өстәвенә, сугыш игълан ителмәгән, шуңа күрә гражданнарның иминлеген якларга тиешле субъектларның китерелгән зыян өчен турыдан-туры җаваплылыгы була алмый. Дәүләт зыянны компенсацияләргә мөмкин, ләкин ирекле рәвештә генә.
«Тайм Лекс» адвокатлар бюросы өлкән партнеры Артем Грицюк, пилотсыз аппаратлар һөҗүме – гадәттән тыш хәл дип саный. Бу очракта, гражданнарның мөлкәте зыян күрсә яки югалса, «Халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау турында»гы федераль закон компенсация алу хокукын ныгыта. Моннан тыш, компенсация мәсьәләсе хөкүмәтнең аерым карарлары белән җайга салына. Компенсация алу өчен, зыян күрүчеләрне гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар исемлегенә кертү мөһим. Ә исемлеккә кертсеннәр өчен, аңа ведомствоара комиссиягә мөрәҗәгать итәргә кирәк – ул һәр төбәктә дә бар һәм нәкъ менә гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү буенча эшчәнлек алып бара.
Дроннан килгән зыян өчен иминият түләве алырга буламы?
Жданухин билгеләп үткәнчә, теориядә мондый хәлне иминият очрагы дип санарга мөмкин, әмма, стандарт күренеш булмаганлыктан, иминиятчеләр белән бәхәс килеп чыгу ихтималы да бар.
Бөтенроссия иминиятчеләр берлеге (ВСС) вәкиле элегрәк РБКга, пилотсыз аппаратның яки аның бер өлешенең машинага, йортка яки фатирга егылып төшүе иминият очрагы булырга мөмкин, дип сөйләгән иде. Әмма Гражданлык кодексының 964нче маддәсе буенча, әгәр зыян теракт, хәрби хәрәкәтләр, маневр яки башка хәрби чаралар нәтиҗәсендә килеп чыккан булса, иминият оешмасы түләүләрдән азат ителә. Ә хәрби хәвеф-хәтәр килешүдә аерым чагылдырылырга тиеш. Шулай ук, гадәттән тыш хәл игълан ителгән яки сугыш хәрәкәтләре алып барылган территорияләрдә, шул исәптән террорчыларга һәм төрле кораллы частьләргә каршы операция барган территорияләрдә иминият хәвеф-хәтәре өчен түләнми.
Тикшерү комитеты 30 майда Мәскәүгә дроннар һөҗүме факты буенча «теракт» маддәсе буенча эш кузгаткан (Җинаять Кодексының 205нче маддәсе). Пилотсыз очкычлар һөҗүменә дучар булган йортлардан 20 фатир «РЕCО-Гарантия» компаниясендә иминиятләштерелгән, дип сөйли РБКга аның генераль директоры Игорь Иванов. Әмма хәзергә кадәр иминиятләштерүчеләрдән мөрәҗәгатьләр булмаган, клиентларның берәрсенә зыян килгәнме-юкмы икәне компаниягә билгеле түгел. «Зыян күргән автомобиль белән бәйле бер мөрәҗәгать бар», – дип өсти Иванов.
Очу аппаратлары һәм аларның аерым өлешләре егылып төшү нәтиҗәсендә килгән зыян Касконың милек иминияте полисы һәм программаларына кертелгән, дип дәвам итә Иванов: «Террорчылык актлары, диверсия, шулай ук хәрби гамәлләр нәтиҗәсендә килеп чыккан вакыйгалардан тыш, башка барлык очраклар да бу хәвеф-хәтәр иминиятенә керә». Ул «терроризм һәм диверсия» куркынычлары аерым иминиятләштерелергә тиешлеген, ә теләсә нинди хәрби хәрәкәт нәтиҗәсендә килеп чыккан вакыйга иминият түләвенең чыгармасы булуын аңлатып, төгәллек кертте.
Дронны видеога төшерергә ярыймы?
Закон буенча, дроннарны һәм аларның ватыкларын видеога төшерү тыелмый. Алай гына да түгел, 112 номеры аша шалтыратучыны ялган шалтыратуда гаепләмәсеннәр өчен, шулай ук, махсус хезмәтләргә дрон турында күбрәк мәгълүмат булсын өчен, Макеев видеоязма ясарга киңәш итә.
Шуны истә тотарга кирәк: закон буенча, хәрби объектларны, армия частьләренең урнашу урынын төшерергә ярамый. Мәскәүгә дроннар һөҗүменнән соң берничә депутат дроннарны төшерүне законлы рәвештә тыю тәкъдиме белән чыгыш ясаган иде.