Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пикниктан кайтып килүче ун кеше, шул исәптән сигез бала батып үлгән

Егерме кеше сыйдырышлы көймәдә 55 кеше була.

news_top_970_100
Пикниктан кайтып килүче ун кеше, шул исәптән сигез бала батып үлгән

Һиндстанда Маханди елгасында көймә капланып, ун кеше, шул исәптә сигез бала батып үлгән. Бу турыда Hindu басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте. 

Газета мәгълүматлары буенча, егерме кеше утырырга тиешле көймәдә 55 кеше була. Алар Хукитола утравына пикникка бара. Тагын өч хатын көймәгә утырырга маташканда, көймә каплана. Алар барысы да бер яктан ябышып, көймәгә менмәкче була. 

Батып баручылар тавышына кешеләр җыелган. Алар көймәдәгеләргә ярдәм иткән, мәетләрне судан алышкан. 

«Урман департаменты хезмәткәрләре, полиция һәм шаһит булган кешеләр тугыз мәетне судан алды», — дип сөйләгән җирле хакимият вәкиле Дазарати Сатпати. Түрә алты яшьлек кыз мәетен тиздән судан чыгарачакларын да әйткән.

Фаҗига булган штатның баш министры Навин Патнаик кайгы уртаклашкан һәм һәлак булучыларның туганнарына алты мең доллар чамасы ярдәм биреләчәген әйткән. Зыян күрүчеләрне түләүсез дәвалаячаклар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100