Пикникка чыкканда нинди дарулар алырга кирәк?
Пикникка чыкканда нинди дарулар алырга кирәк?

Мәскәү сәламәтлек саклау департаментының беренче медицина ярдәме буенча баш белгече Андрей Тяжельников әйтүенчә, беренче чиратта аллергиягә каршы һәм ашказаны эшләмәүдән ярдәм итә торган дарулар алырга кирәк, дип яза "Российская газета". Дәвалаучы табиб билгеләгән даруларны гына алу мөһим.
Авырту баса торган дарулар, йод, яраларны дезинфекцияләү һәм юдыру өчен хлоргексидин, пластырь һәм бинт та артык булмас. Кояш пешерүеннән саклый торган чаралар да алырга була.
Ә менә антибиотикларны алмаска куша табиб. Аларны бары тик табиб кушуы буенча гына кабул итәргә кирәк.