news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Пикникка барганда нинди ризыклар алу куркыныч?

news_top
Пикникка барганда нинди ризыклар алу куркыныч?
Фото: © «Татар-информ» архивы

Табигатькә ял итәргә барганда майонезлы салатлар, сөт ризыклары һәм колбасалар алу куркыныч, чөнки алар эсседә бик тиз бозыла һәм аларны ашап кеше агуланырга мөмкин. Бу хакта Приморье краеның «Гигиена һәм эпидемиология үзәге» эпидемиология бүлеге мөдире Любовь Семейкинага сылтама белән РИА Новости яза.

«Пикникка алып бару өчен куркыныч булган 3 ризык бар. Майонезлы салатлар һәм бу соус белән ясалган башка кабымлыклар: майонезлы ризыклар кояшта бик тиз бозыла. Инде бераз вакыт узуга ук алар җитди агулану чыганагы булырга мөмкин, чөнки җылыда аларда бактерияләр актив үрчи», – дип сөйләгән Любовь Семейкина.

Белгеч сүзләренчә, пикникка шулай ук сөт ризыклары: йомшак сырлар, сөт, эремчек, ак май алып бармау хәерле. Ала югары температурада тиз бозыла, ә бу ашказанын бозарга һәм агулану китереп чыгарырга мөмкин. Әгәр сыр алырга теләсәгез, каты сыр сайларга яки суыткыч-сумка кулланырга кирәк, дип киңәш итә ул.

«Колбасалар, паштетлар, диңгез ризыклары. Ни өчен куркыныч: пешкән колбаса, паштетлар һәм диңгез ризыклары – бактерияләр үрчү өчен идеаль тирәлек, аеруча эсседә. Алар эчәк инфекциясе һәм агулану китереп чыгарырга мөмкин, бигрәк тә балаларда. Коры, каты колбасалар һәм ысланган ризыклар алу яхшырак булыр, әмма аларны бары тик термосумкада сакларга кирәк һәм өч сәгатьтән дә озаграк сакларга ярамый», – дигән табиб.

Шулай ук алдан кисеп, турап куелган җиләк-җимеш һәм яшелчәләр дә алмау хәерлерәк – алар эсседә тиз күгәрә. Кремлы десертлар һәм эчлекле кондитер ризыклары да алмаска кирәк.

«Пикник урынына килеп җиткәч кенә бутербродлар әзерләгез, яшелчә, җиләк-җимешләрне кисегез. Пикникка коры каты колбаса, каты сырлар, хлебцы, термоста чәй һәм алдан юылган җиләк-җимешләр алу хәерле», – дип сөйләгән табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар