news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Пичәтен күрсәт» - Ильмира Нәгыймовага медаль тапшырганнар

news_top

Ильмира Нәгыймовага махсус операциядә хезмәт итүче туганнан туган абыйсы медаль тапшырган. Җырчы узган ел туганы һәм аның хезмәттәшләренә халык ярдәме белән «Шевроле Нива» машинасы алып җибәргән иде.

Медаль белән бүләкләнүе турында җырчы хәбәр иткән иде инде. Ләкин ул бу хәбәре белән шактый кискен хейтка да юлыкты. Кайбер кешеләр аны шул рәвешле хайп тотуда, медальнең дә чын булмавы турында язып гаепләделәр. Әлеге медальне җырчыга абыйсы чираттагы ялга кайтканда алып кайткан. «Фронтка ярдәм иткәнең өчен сиңа зур рәхмәт», – дип шәхсән тапшырган.

Пичәтен дә күрсәт. Алайса, маркетплейста сатып алгансың дип язганнар иде», – дип, үзенең хейтерларына төрттерергә өлгергән видеода Ильмира. – Иң мөһиме исән-сау булыгыз, – дип, рәхмәт сүзләрен дә җиткергән хәрбиләргә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар