news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Петрушкалы белен рецепты

news_top
Петрушкалы белен рецепты
Гөлүзә Василова

Чәй янына тиз генә пешереп алу өчен белен рецетын тәкъдим итәм.

Камыр өчен: 0,6 литр кефир яки әчегән сөт, 1 чәй калагы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 2 йомырка, 1 бал калагы сода, чама белән он һәм кайнаган кайнар су, вак итеп туралган бер бәйләм петрушка (укроп та салырга мөмкин).

Әчегән сөткә сода салып болгатырга, аннары судан кала башка ингредиентларны салырга. Камыр куерак булырга тиеш. Камырга кайнар су салып бераз сыеклыйбыз.

Табаны беренче коймакны пешергәндә генә майларга. Таба уртасына бер аш чүмече камыр салырга, өстендә тишекләр барлыкка килгәч икенче ягын әйләндерергә.

Пешкән коймакны тәлинкәгә алырга, өстен каткан атланмай белән майларга, чираттагы беленне куярга һәм янә каткан атланмай белән өстеннән йөртергә.

Беленгә эремчекле сыр ягып, рулет итеп ясарга мөмкин. Шулай ук каймак яки төрле кайнатма ягып та тәмле була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар