news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Петрушкалы белен рецепты

Чәй янына тиз генә пешереп алу өчен белен рецетын тәкъдим итәм.

news_top
Петрушкалы белен рецепты
Камыр өчен: 0,6 литр әчегән сөт, 1 чәй калагы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 2 йомырка, 1 бал калагы сода, чама белән он һәм кайнаган кайнар су, вак итеп туралган бер бәйләм петрушка (укроп та салырга мөмкин). Беленнәрне майлау өчен - атланмай.

Әчегән сөткә сода салып болгатырга, аннары судан кала башка ингредиентларны салырга. Камыр куерак булырга тиеш. Камырга кайнар су салып бераз сыеклыйбыз.

Табаны беренче коймакны пешергәндә генә майларга. Таба уртасына бер аш чүмече камыр салырга, өстендә тишекләр барлыкка килгәч икенче ягын әйләндерергә.

Пешкән коймакны тәлинкәгә алырга, өстен каткан атланмай белән майларга, чираттагы беленне куярга һәм янә каткан атланмай белән өстеннән йөртергә.

Беленнәр каймак белән тәмле булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар