Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Петросянның яшь хатынын өченче балалары белән котлыйлар

news_top_970_100
Петросянның яшь хатынын өченче балалары белән котлыйлар
www.kp.ru/социаль челтәрләр

35 яшьлек Татьяна Брухунова сәяхәт итәргә ярата. Бу юлы сатирикның хатыны Карелия буйлап круизга китә. Татьяна үзенең әнисе һәм 8 айлык кызы Матильда белән юлга чыккан. Бу – кызларының беренче сәяхәте. Ә 78 яшьлек Петросян 4 яшьлек Ваган белән Мәскәүдә калган. Евгений Ваганович хатынының сәяхәтен онлайн күзәтеп бара һәм фотоларына лайк куя.

Модалы образларында төшкән фотолардан тыш, Татьяна кечкенә Матильда белән төшкән фотосын да урнаштырган. Брухунова зәңгәр ефәк күлмәк, «Dior» балеткасын кигән, башына күк өчпочмаклы яулык бәйләгән. Матильдасына ул үзенең яулыгы төсендәге джемпер кидергән. Татьянаның язылучылары модалы образына түгел, ә аның түгәрәкләнгән корсагына игътибар иткәннәр.

«Дөрес яздылармы ул, сезнең өченче балагыз булачак! Котлыйбыз», – дип язган бер Татьяна исемле язылучы.

Фото: © www.kp.ru/социаль челтәрләр

Брухунова моңа җавап биреп болай дигән: «Язганнардан чыгып караганда, минем инде унынчы балам туарга тора! Ничек шулай килеп чыга соң: я мин баланы үзем тапмыйм, я мин ел саен авырлы?!»

Барысы да ракурс һәм теләсә нәрсәне билгеләп күрсәтүче күлмәк тукымасы аркасында дип уйлыйбыз. Моннан тыш, сатирикның хатыны сәяхәттә бик тәмле ашатулары хакында язган иде.

«Көне буе палубада булдык. Кояшта җылынып, тәмле итеп ашадык, кино карадык, һәм әлбәттә, күзләрне назлый торган пейзаж карап бардык», – дип уртаклаша ул.

Шулай ук Брухунова берничә көн элек алар давылга эләгеп, Кижи утравы янында тукталганнарын хәбәр итә. Һава торышы тынычлангач, алар сәяхәтләрен дәвам иткәннәр, дип яза «Комсомольская правда».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100