Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Петросян хатынына милкен бирергә теләми: журналистлар юмор остасының күпме байлыгы бар икәнен һәм аерылышуга сәбәпләрне ачыклаган

Мәскәүнең Хамовники районы суды Евгений Петросянның хатыны Елена Степаненкога гаризасын кабул итеп алды. Юмор остасы, бергә яшәгән чакта табылган малларының яртысын гына бирергә риза. Ә хатыны Елена Степаненко 80 процент уртак малны үзенә бирүне сорый.

news_top_970_100
Петросян хатынына милкен бирергә теләми: журналистлар юмор остасының күпме байлыгы бар икәнен һәм аерылышуга сәбәпләрне ачыклаган
Елена Степаненко уртак милекнең 80 проценты үзенеке дип саный. Петросян бу сумманың яртысын гына хатынына бирергә риза. Елена Степаненконың гаризасына җавап итеп, ул хатынын каршы гариза бирде.

Аларның уртак маллары - шәһәрдәге 5 фатир (барлыгы 48 миллион сумлык), берничә дача, антиквариат коллекциясе. Мәгълүмат чаралары уртак мал 1,5 млрд сум дип яза.

Юморчылар гаиләсе 30 елдан артык яшәгән, тамашачылар аларны бик дус, тату яши дип уйлаган. Әмма шоу-бизнес өлкәсендәгеләр Елена Степаненконың соңгы елда егерме килограммга ябыккананын искәргән. Шулай ук соңгы елда дуэтның бергә чыгыш ясамаганын да исәпкә алганнар. Шуннан чыгып, Петросян Степаненко белән бер ел яшәми инде дигән нәтиҗә ясаганнар.

"Барысы да минем һәм Елена арасында калырга тиеш", - дигән Евгений Петросян. 

Петросянны адвокат Сергей Жорин яклаячак. Ә Степаненконы - элегрәк Владимир Путин, патриарх Кирилл һәм Игорь Сечин хокукларын яклаган Елена Забралова.

"Московский комсомолец" язуынча, Евгений Петросян соңгы арада үзенең ярдәмчесе - Туладан 29 яшьлек Татьяна белән еш күренә. "МК", социаль челтәрләрдән алып, аның фотоларын да урнаштырган.





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100