Петросян Елена Степаненко белән аерылыша: хатыны, уртак малны бүлүне сорап, ирен судка биргән
Бу хакта Евгений Петросян "Россия 24" каналына белдерде.
Петросян хатыны Елена Степаненко белән аерылуын әйтте. Мәскәүнең Хамовник район суды милек бүлү мәсьәләсен карый. Петросян моның гадәти көнкүреш мәсьәләсе, бернинди дә скандал хәл түгел икәнен әйтет. «Уртак тормыш этабы узды, минем һәм Елена Григорьевна арасындагы үзара хөрмәт, ярдәм һәм иҗади хезмәттәшлек сакланыр дип уйлыйм",- ди артист.Елена Степаненко бер ай элек уртак малны бүлүне сорап судка мөрәҗәгать иткән иде. Суд 6 августта узачак. Әлегә кадәр алар аерылашачаклары турында әйтмәгән иде.