news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Петропавловск шәһәрендә Тукай истәлегенә сквер ясыйлар

news_top

Петропавловскида ачылачак яңа скверны бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышлыйлар. Монда әдипнең бюстын урнаштырачаклар. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Скверны ачу тантанасы Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлана һәм Qyzyljar Sabantui-2026 зур фестивале программасына кертелә. Ул 25-26 июльдә Петропавловскида уза. Шәһәр масштаблы мәдәни форум мәйданчыгына әвереләчәк. Милли уеннар, концертлар, күргәзмәләр һәм татар ризыклары белән гастрономия бәйрәмен оештыру күзаллана, диелә хәбәрдә.

2026 ел татар дөньясында Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Аның иҗаты милли мәдәниятнең нигезе булып тора һәм, тикшеренүчеләр билгеләп үткәнчә, Магжан Жумабаевка да йогынты ясый. Сүз остасының шигырьләре Казахстан шагыйрен милли уяну идеяләренә рухландырган. Нәкъ менә шуңа күрә сквер өчен урын символик рәвештә сайланган — Магжан исемендәге үзәк янында.

Төзекләндерү кысаларында биредә беренче агачлар утыртылган. Алда — кече архитектура формаларын урнаштыру һәм әйләнә-тирәдәге йортларның фасадларын яңарту планлаштырыла, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар