news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Петропавловка авылына самолеттан ялгыш бомба төшеп киткән – ярты урам юк

news_top
Петропавловка авылына самолеттан ялгыш бомба төшеп киткән – ярты урам юк
Фото: Видеодан скриншот

Воронеж өлкәсе губернаторы Александр Гусев хәбәр итүенчә, Острогожск районындагы Петропавловск авылы өстеннән очкан самолеттан ялгыш бомба төшеп киткән. Губернатор «аварияле төшеп китү» дип атаган. Корбаннар юк, 7 йорт җимерелгән. Авыл кешеләрен пансионатка күчергәннәр.

Телеграм-каналларда видео да чыкты. Моны башта Украина һөҗүме дип кабул иткән булганнар.

Оборона министрлыгы «авиацион хәрби припасларның штатта каралмаган очракта төшеп китүе»н таныган. Комиссия килгән зыянны исәпли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар