news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Петр Первый колготкие»: Ризат Рамазановның киемен тәнкыйтьлиләр

«Петр Первый колготкие»: Ризат Рамазановның киемен тәнкыйтьлиләр

news_top
«Петр Первый колготкие»: Ризат Рамазановның киемен тәнкыйтьлиләр

Зинира Рамазанова ире Ризат Рамазанов белән төшкән фотоны инстаграмдагы сәхифәсендә күрсәткән иде.

Алар икесе дә ак һәм көмешсыман ялтыравыклы тукымалардан тегелгән костюмнар кигән. Ризатның чалбары сыланыбрак торган кебек. Зинираның чалбары исә киңрәк күренә.

Инстачыларның берсе Ризатның чалбарын колготкига охшата. «Ризат Пётр первый колготкиеннан, ә хатыны, киресенчә, чалбардан. Ультрамодно», дип төрттереп язган Фәннүр исемле бер ир-ат. Инстачыларның бер өлеше Ризатны якларга керешкән. «Сез кай җирендә колготки күрдегез», «Костюмнарыгыз бик матур», диләр. Колготки дип исбатларга тырышкан ир-ат исә үз фикерендә калуын әйтә. «Ризатның үзенең дә киясе килмәгәнлеге йөзенә чыккан», дип яза ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар