Анастасия Заворотнюкның ире Петр Чернышев озак вакыттан соң беренче мәртәбә халык алдына чыкты. Ул танылган фигурист Татьяна Навканың боз тамашасында катнаша һәм анда төп рольләрнең берсен башкара. Тамашачы алдына чыккан спортчының чәчләре ап-ак иде. Әмма шоуның төп сенсациясе – Петрның Анастасия Заворотнюктан туган кызы белән чыгуы булды. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза.
Хәзер Петр Чернышев катлаулы вакытлар кичерә. Аның хатыны Анастасия Заворотнюк авыр хәлдә. Берничә ел элек аңа глиобластома диагнозы куйдылар, бу – иң агрессив яман шешнең бер төре.
Анастасия 2018 елда Петрга кыз бала (Мила исемле) тапканнан соң, баш мие яман шеше белән авырый башлый. Ул вакытта актрисага 47 яшь иде. Ул өченче баласын үзе күтәрүен һәм үзе табуын сөйләде.
Тик актрисага әни булу шатлыгыннан тулысынча тәм табарга туры килми. Милага 6 ай чамасы булгач, актрисаның баш сөягенә трепанация ясыйлар. Соңыннан аңа тагын берничә катлаулы операция ясыйлар, ул нурланыш терапиясе һәм химия терапиясе дә уза.
Бу вакытта баланы әтисе һәм Анастасиянең әнисе Валентина ханым карый. Алар нәни кызны чит-ят күзләрдән саклый. Берсендә Анастасиянең олы кызы Анна сеңлесен блогында күрсәтүгә гаиләсенең каршы булуын язган иде.
Миланың фотосы бары тик ике тапкыр гына халыкка күренде. Беренче тапкыр Анастасия һәм Петр кызлары белән журнал тышына фотога төште. Ә 2019 елда Чернышев кечкенә кызын боз тамашасыннан соң күрсәтте. Ул вакытта Миланы кулларына күтәргән Татьяна Навка чын шау-шу тудырды.
Чернышев авыру хатыны өчен хәлдән тайганчы эшли. Аның төп кереме – боз тамашаларында катнашудан керә. Шушы көннәрдә ул Навканың боз тамашасында катнашты һәм төп рольләрнең берсен башкарды.
Әмма иң төп сенсация чыгыштан соң булды. Петр инде шактый үскән кызы Мила белән бозга чыкты. Кызга 5 яшь, һәм ул нәкъ әтисенә охшаган – чәчләре саргылт, ә күзләре зәңгәр. Кызның әнисе Анастасия исә – кара чәчле һәм коңгырт күзле. Шулай ук, Миланың фигуралы шуу белән шөгыльләнүе дә билгеле. Бәлки әле, киләчәктә Мила әтисе белән бергә боз тамашаларында да катнаша башлар.