Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Петербургта сиделка ветераннарның акчасын урлап качкан

news_top_970_100
Петербургта сиделка ветераннарның акчасын урлап качкан

Петербургта Бөек Ватан сугышы ветераннарының акчасын урлап качкан сиделканы эзлиләр. Гаилә пары бу кызга ышанган, чөнки ул элек аларда эшләгән була һәм аңа карата бернинди дәгъва да булмаган. Кабат ярдәм кирәк булгач, тагын шул кызны чакыралар. Әмма бу юлы аны үзгәртеп куйган кебек була. Бу хакта РЕН ТВ сайты яза.

Берничә көннән пенсионерларның туплаган бөтен акчасы һәм сиделка кыз да көтмәгәндә юкка чыга.

Ветераннарның тыйнак кына фатирында камера да, сигнализация дә юк, бөтен җыйган акча шкатулкада сакланган, ә шкатулканы исә күренеп торган урынга куйганнар. Өлкән яшьтәге ир белән хатын аннан кемдер акча алырга җөрьәт итәр дип уйлап та карамаган. Бигрәк тә, Севара исемле таныш сиделкалары акчаларны алып чыгып китәр дип, бөтенләй көтмәгәннәр.

«Бездә аның телефоны калды. Тәртипле иде ул. 1 ай яхшы гына узды, дустанә мөнәсәбәттә аерылыштык. Быел авыру кискенләшеп китте. Кабат ашыгыч рәвештә сиделка кирәк булды», – дип сөйләгән Юрий Коретников.

Әмма бу юлы Севара үзен ничектер башкачарак тоткан. Бары тик 20 мең аванс түләгәннән соң гына эшкә чыгам дип, картларга шарт куя. Ул акчаны ала, әмма нибары 1 көн эшли, ә киенче көнне килеп тә тормаган.

«Ул 10га килергә тиеш иде. 12дә дә килмәде, 2 тулгач та килмәде... Мин шундук, нәрсә булды икән дип, борчыла башладым. Бәлки, үзенә берәр нәрсә булгандыр, бәлки... Һәм шундук акчаларымны карадым», – диде ветеран.

Куркулары чынга аша: шкатулкада картлар үзләрен җирләргә дип җыйган акчаның чиреге – 50 меңе генә калган була. Юрий Коретников Севара бу акчаны картларны жәлләп түгел, ә салкын акыл белән эш итеп калдырган, дип ышана. Янәсе, җитмәгән акчаны соңрак кына күреп алырлар, дип уйлаган.

«Мин тартманы ачып карар дип курыккан. Акча бар икәне күренеп торсын дигән», – диде ул.

Бу хәл турында пенсионерлар балаларына сөйләгән. Алар Севарага шалтыраткан, тик тегесе гаебен танымаган.

«Мин аңа «Син нигә шалтыратмыйсың? Син әтидән бер көн алдың бит?» – дип сорадым. Ә ул миңа: «Мин акча алмадым», – диде. Шундук тотылды, аңлыйсызмы. «Мин акча турында сорамадым бит, дип яздым», – дип сөйләде зыян күргән пенсионерның улы Виктор Коретников.

Хәзер исә Үзбәкстаннан килгән бу кызны полиция хезмәткәрләре акылга утыртачак. Өлкәннәр аңа гариза язган.

Шулай да, Севараны тоту җиңел генә булмаячак. Мөгаен, бу – аның беренче мәртәбә генә акча урлавы түгелдер, һәм ул кирәкле сумманы җыеп, чит илгә чыгып киткән булырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100