Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Петербургта отставкадагы адмиралның гаиләсен үтергәннәр

Хәрби-диңгез флотының отставкадагы адмиралы Лобанов үзе узган атнада электричка астында калып һәлак булган.

news_top_970_100
Петербургта отставкадагы адмиралның гаиләсен үтергәннәр
https://pixabay.com

Санкт-Петербургтагы бер фатирда Россия Хәрби-диңгез флотының отставкадагы адмиралы Леонид Лобановның гаиләсен үтергәннәр. Бу турыда үз чыганакларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Фаҗига узган шимбәдә Бутлеров урамындагы фатирда була. Күршеләре сасы искә зарлангач, фатир ишеген ватып ачалар.

Матбугат чаралары белешмәсе буенча, үтерүдә Леонид Лобановның үзен шикләнәләр. Лобанов үзе исә 16 июльдә һәлак булган. Аның мәетен Ручьи тимер юл станциясе тирәсендә тапканнар, ул электричка тәгәрмәче астында калып үлгән. Әлегә бу белешмә расланмаган, дип яза РИА Новости.

Үтерү буенча җинаять эше ачылган.

РЕН ТВ хәбәр иткәнчә, хокук саклаучыларны адмиралның кызы чакырган. Аның сүзләренчә, күршеләр фатирдан сасы ис килүен әйткән. 

Фатирда 84 яшьлек хатын һәм аның 56 яшьлек улының мәете табылган. Алар күп тапкыр пычак кадаудан үлгән. 

Адмиралның үзенә 86 яшь булган.

Күршеләре ана белән улы арасында сәер мөнәсәбәтләр булуын сөйләгән. Әти кеше шушы хәлгә түзә алмыйча, җинаять кылган, дип фаразлыйлар, дип яза РЕН ТВ.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100