Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Петербургта коточкыч зур янгын: үч итеп ут төрткәннәр, дип фаразлыйлар

news_top_970_100
Петербургта коточкыч зур янгын: үч итеп ут төрткәннәр, дип фаразлыйлар

Петербургта коточкыч зур янгын – Wildberries склады яна. Янган мәйдан – 75000 квадрат, бу – бик катлаулы дәрәҗәдәге очрак дип игълан ителгән. Складны салу өчен 3 миллиард сум тоткан булганнар.

Складка ут төрткәннәр, дип фаразлана. SHOT хәбәр итүенчә, соңгы 2 көндә полиция һәм Росгвардия мигрантларга каршы рейдлар уздырган, һәм 5 кеше тоткарланган. Рейдның сәбәбе: 3 көн элек складта мигрантлар арасында массакүләм сугыш булган. 33 яшьлек Азәрбәйҗан кешесе һәм 35 яшьлек Таҗикстан кешесе пычак белән яраланган.

Азәрбәйҗан кешесе авыр хәлдә. Таҗикстан кешесе кулга алынган, ул сәламәтлеккә зыян салуда гаепләнә. Хәзер, шуңа үч итеп, ут төрткәннәр, дип фаразлыйлар. Склад җитәкчеләре шундый ук фикердә икән. Сигнализацияне алдан сүндереп куйганнар, дип язалар. Склад та, товарлар да, җиһазлар да янып беткән. Янгын чыкканда складларда 1000 кеше булган. Ул төнге смена эшен тапшырган вакытта чыккан. Кешеләр чыгып өлгергән. Янгынны сүндерергә 442 кеше һәм 90 техника китергәннәр.

Склад янында фургоннар торган, һәм хәзер аларга да куркыныч яный.

Петербургның Пушкин районында күк кап-кара. Аны самолеттан төшереп алганнар. Петербургта яшәүчеләр начар искә зарлана. Алар шәһәрдән чыгып китә башлаган.

Башта көнкүреш техникасы куелган стеллажлар яна башлаган. Аннары ут түшәмгә үрләгән, стена, түбә ишелгән. Торба ярылып, суүткәргеч торбадан су ага башлаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100