Петербургта коточкыч авария: автобустагы кешеләрне люктан тартып чыгарганнар - видео
Җиңел машинадан тимер өеме генә калган. 19 яшьлек йөртүчене хастаханәгә озатканнар, тагын ике кеше һәлак булган.

16 сентябрьдә, шимбә көнне, кичке җиде тирәсендә Санкт-Петербург шәһәренең Шлиссельбург проспектында юл һәлакәте булган. Авариядә балигъ булмаган кыз бала һәм яшь ир-ат үлгән. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.
Маршрут таксие белән BMW машинасы бәрелешкән. Җиңел машинаны йөртүче 19 яшьлек егетне хастаханәгә озатканнар. Ул бик нык имгәнгән.
Авариядән соңгы беренче минутларны шаһитлар видеога төшергән. Кадрларда күренгәнчә, кырын яткан автобустагы кешеләрне люктан тартып чыгаралар. Машинадан тимер өеме генә калган.
r>