news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Петербургта кешеләр өстенә боз төшкән: 18 яшьлек егет һәлак

Петербургта кешеләр өстенә боз төшкән: 18 яшьлек егет һәлак

news_top
Петербургта кешеләр өстенә боз төшкән: 18 яшьлек егет һәлак
Петербургта урам буйлап баручылар өстенә зур боз кисәге төшкән. Боз астында калган 18 яшьлек егет һәлак, тагын бер егет хастаханәдә, дип яза шәһәрнең "Фонтанка" интернет басмасы.

Фаҗига бүген 15 сәгать 05 минутта булган.

Шәһәрнең Петроград районы администрациясендә журналистларга әлеге вакыйганың детальләрен сөйләгәннәр. Түбәсенә боз каткан йорт Аптекарь проспекты, 6 адресы буенча урнашкан. Бу Санкт-Петербург дәүләт химия-фармацевтика университеты бинасы. Һәлак булган егет шушы университетның беренче курсында белем алган. 

РФ Тикшерү комитеты Җинаять кодексының "Саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар