Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Петербургта ир белән хатын җиде айлык баланы ялгызын гына өйдә калдырып киткән

Петербургта ир белән хатын җиде айлык баланы ялгызын гына өйдә калдырып киткән

news_top_970_100
Петербургта ир белән хатын җиде айлык баланы ялгызын гына өйдә калдырып киткән
Петербург шәһәрендә ир белән хатын 7 айлык балаларын үтерергә маташуда гаепләнә. Аларга карата "Үтерергә маташу" маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Санкт-Петербург шәһәрен буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән "Российская газета" хәбәр итте.

Ир, хатын һәм аларның баласы Төньяк башкаланың Красносельский районында арендага алынган шәхси йортта яши. 21 майда алар баланы өйдә ялгызын гына калдырып чыгып китәләр. Сабый бала елаган тавышны арендаланган йортның хуҗасы ишетеп ала. Ул өйгә керә һәм бер үзе генә яткан кыз баланы күреп ала. Хуҗа кеше ашыгыч ярдәм чакыра. Сабыйны хастаханәгә алып китәләр. Кыз хәзергә кадәр хастаханәдә ята.

Баланың атасы белән анасын бик тиз арада табалар. Башта аларга карата "баланы куркынычта калдыру" маддәсе буенча эш ачыла. Ләкин соңрак бу маддәне катлаулырагына алмаштыралар.

Тикшерүчеләр фикеренчә, ир белән хатын бала үлер дип исәпләгән. Шуңа күрә алар сабыйны үзен генә, ризыксыз һәм тәрбиясез калдырып киткән, дип фаразлыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100