news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Петербургта 12 машина бәрелешкән, авариядә 16 кеше имгәнгән

news_top
Петербургта 12 машина бәрелешкән, авариядә 16 кеше имгәнгән
https://78.mchs.gov.ru

Бүген Петербургта берничә машина бәрелешкән, 16 кеше имгәнгән. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗига 3 июньдә иртән София урамында була. Биредә 12 машина бәрелешә. Урында коткаручылар эшли, диелә хәбәрдә.

Имгәнгән кешеләр дүртесе машина эчендә блокировкаланып калган. Аларны коткаручылар чыгарган.

«Вести» каналы белешмәсе буенча, әлеге авария йөк машинасы аркасында килеп чыккан. Ул Невский юлыннан килгәндә каршы як полосага чыккан һәм 5 машинаны бәрдергән.  Авариядә 5 яшьлек бала да имгәнгән, зыян күрүче өлкәннәрнең икесе авыр хәлдә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар