Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Петербургның баш нефрологы хатынын үтерүен таныган

Александр Земченков 2010 елда хатынын үтерүдә гаепләнеп кулга алынган иде.

news_top_970_100
Петербургның баш нефрологы хатынын үтерүен таныган
https://tass.ru/

Санкт-Петербургның баш нефрологы Александр Земченков хатынын үтерүдә гаебен таныган. Земченков 2010 елда хатынын үтерүдә гаепләнеп кулга алынган иде. Бу хакта «ТАСС» хәбәр итә.

Табиб Ирина Земченкова 2010 елда Петербургта юкка чыккан. Александр Земченковны полиграфта тикшергәч, җинаять узганнан соң 11 ел үткәч, тикшерүчеләрдә хатынны ире үтергән дип уйларга нигез барлыкка килгән.

Тикшерү версиясе буенча, ир хатынын үтергәч, мәетне суйган һәм чүп контейнерына ташлаган, ә аннары полициягә хатыны өйдән киткән һәм югалган дип хәбәр иткән.

1 апрельдә Санкт-Петербургның Петроград район суды Ирина Земченкованы 2020 ел башында үлгән дип таныды. 2 апрельдә Петербургта Октябрь район суды Земченковны сак астына алырга карар чыгарды. Ул Россия Җинаять кодексының 105нче маддәсенең 1нче бүлеге буенча гаепләнде («Үтерү»).

6 апрельдә Земченков сәламәтлек саклау буенча шәһәр комитетының штаттан тыш баш белгече вазифасыннан китте. Нефролог бүлек мөдире булып Мариин хастаханәсендә эшләгән. Учреждение сайты мәгълүматлары буенча, Земченков медицина фәннәре кандидаты. Ул шулай ук нефрология темасы буенча йөздән артык мәкалә авторы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100