Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Петербургка ике пилотсыз очкыч һөҗүм иткән: 6 кеше табибларга мөрәҗәгать иткән

news_top_970_100
Петербургка ике пилотсыз очкыч һөҗүм иткән: 6 кеше табибларга мөрәҗәгать иткән

Санкт-Петербургның Красногвардейский районындагы йортларга пилотсыз очкычлар һөҗүм иткән, дип яза РИА Новости.

Губернатор Александр Беглов әйтүенчә, 2 балконга зыян килгән. Корбаннар юк.

«6.45-6.50 тирәсендә каты итеп шартлаган тавыш ишетелде. Башта заправка шартлаган дип уйладым, аннары газдыр дип. Пилотсыз очкыч булып чыкты. Аннары реанимация машиналары килеп җитте», – дип сөйләгән шушы йортта яшәгән Элеонора Демидова.

Шартлаудан соң 6 кеше табибларга мөрәҗәгать иткән. 92 яшьлек әбине хастаханәгә салганнар – ул яраланмаган, әмма курку сәбәпле, хәле авырайган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100