Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Петербург урманында бер хатынны тереләй килеш җиргә күмеп куйганнар

Мәрхүмәнең башы гына җир өстендә калган.

news_top_970_100
Петербург урманында бер хатынны тереләй килеш җиргә күмеп куйганнар
https://pixabay.com

Санкт-Петербургның Курорт районында урманда йөрүче ир-ат хатын-кыз башы табып алган. Соңрак ачыкланганча, бу хатынны тереләй килеш җиргә күмеп куйганнар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Мәетне Юнтол заказнигында 15 ноябрьдә көндез тапканнар. Урманда йөрүче ир-ат юлдан километр ярым ераклыкка агачлар арасына кергән булган. Башта ул сукмакта ята торган хатын-кыз башы күреп ала. Шуннан соң полиция чакыра. Урынга килгән хокук саклаучылар җирдән хатын-кыз мәетен казып алалар. Аңа 45 яшь чамасы була. Хатынны муенына кадәр җиргә күмеп калдырганнар. 

Мәрхүмә спорт костюмы кигән, аяк киеме булмаган. Экспертлар фаразынча, җиргә күмгән чакта бу хатын исән була. Аның башына сугып, саңгырауландырганнар һәм җиргә күмеп куйганнар. Якынча версия буенча, бу хатынны бер атна чамасы элек күмгәннәр. Аның тәнендә көч куллану эзләре табылмаган.

«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Россия Тикшерү комитетының Ленинград өлкәсе һәм Санкт-петербург шәһәре буенча тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100