Петербург хастаханәсендә коронавирустан дәваланучы биш кеше янгында һәлак булган
Мәрхүмнәр реанимациядә үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган килеш яткан.

Бүген иртән Санкт-Петербургта Изге Георгий хастаханәсендә янгын чыкты. Реанимациядә килеп чыккан фаҗигадә коронавирус белән авыручы биш кеше һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Янгын иртәнге алты тирәсендә башлана. Тәрәзәләрдән ачы төтен ургыла. Урынга коткаручылар, янгын сүндерүчеләр килә, ләкин бөтен кешене дә алып чыга алмыйлар.
Җиде тулырга биш минутта янгынны сүндерәләр. Һәлак булган кешеләр реанимациядә ятканлыгы ачыклана. Алар үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган булган.
Изге Георгий хастаханәсе — Петербургтагы күп профильле медицина үзәкләренең берсе. Гадәти вакытта стационарда 579 ятак бар. Март уртасыннан башлап бу хастаханәдә коронавирус йоктырган кешеләрне дәвалыйлар.
Россия Тикшерү комитетының Санкт-Петербург шәһәре буенча тикшерү идарәсе җинаять эше ачкан. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр ителә. «Һәлак булучылар саны ачыклана», диелә бу хәбәрдә.
Урынга Тикшерү идарәсе җитәкчеләре, тикшерүчеләр барган. Тикшерү эшләре дәвам итә.
«Вести» каналы янгынның алтынчы катта булуын язды. «Янгын ИВЛ-аппаратында кыска ялганыш аркасында килеп чыккан булуы ихтимал», дип хәбәр итте ТАСС агентлыгы үз чыганакларына сылтама белән.