Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Петарда шартлаткан өчен, ике гаилә урамда күмәкләшеп сугышкан - видео

Петарда бер хатын янында ук шартлагач, аны яклап ир-атлар сугыша башлаган.

news_top_970_100
Петарда шартлаткан өчен, ике гаилә урамда күмәкләшеп сугышкан - видео
https://pixabay.com

Мәскәүдә балалар мәйданчыгында ике гаилә кешеләре күмәкләшеп сугышкан. Җәнҗал петарда шартлату аркасында килеп чыккан. Бу урыннан кадрларны РЕН ТВ каналы күрсәтте.

Якынча белешмә буенча, бер ир-ат дуслары белән балалар мәйданчыгына килә. Алар петардалар аттыра башлый. Бер петарда биредәге хатын-кыз янында ук шартлый. Хатын бик курка, йөгереп китә. Аннары ул бирегә абыйсын алып килә.

Абый кеше туганын яклап каршы компания белән талаша башлый, берсенә сугып җибәрә. Аннары аңа җавап кайтаралар. Шуннан соң ир-атлар күмәкләп сугыша башлый. Сугыш булган урынга гаилә башлыклары да килә. Алар да талашка катнаша. «Әтиләр» җәнҗалы яңа сугышка әверелә. 

Полиция килгәч кенә, сугышка нокта куела, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100