Петарда белән селфи ясаучы егет егерменче каттан егылып төшкән
23 яшьлек егет башына скотч белән петардалар беркеткән булган.
Мәскәү үзәгендә экстремаль селфи ясарга маташкан яшь музыкант һәлак булган. Бу турыда «МК» хәбәр итте.
Мәскәү янындагы шәһәрдә яшәүче Виталий (исеме үзгәртелгән) пиротехниканы башына беркеткән. Петардалар шартлагач, егет егерменче каттан аска егылып төшкән.
23 яшьлек егет әти-әнисе белән яши, беркайда да эшләми. Ул юл техникумын тәмамлый. Һөнәри музыкант булырга хыяллана. Рок стилендә музыка яза һәм Яңа елга яңа җыр яздырырга әзерләнеп йөри.
Виталий Мәскәүгә еш килә. Биредә ул сөйгән кызы, дуслары белән очрашып йөри. Фаҗига булыр алдыннан беркем дә бернинди начар әйбер сиземләми.
Бу хәлгә бер көн алдан егет сөйгәне белән фәлсәфи темаларга аралаша. Ул Мәскәүгә килә, тик беркем белән дә күрешми. Кичке җиде тирәсендә егет Сергей Радонежский урамындагы йортка керә һәм егерменче катка күтәрелә дә гомуми балконга чыгып баса.
Шаһитлар сүзләренчә, башта хлопушка аткан кебек тавыш ишетелә. Бу вакытта Виталий басып торган балкон астыннан бер
Урынга килеп җиткән хокук саклау органы хезмәткәрләре егет экстремаль селфи ясарга маташкан дип фаразлый. Ләкин петарда шартлап, ул тигезлеген югалткан һәм аска егылып төшкән, диелгән әлеге хәбәрдә.