Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пессимистик рухтагы шигырь язучыларны тәнкыйтьлиләр: «Шушымы аналарга «көч» бирүегез?»

news_top_970_100
Пессимистик рухтагы шигырь язучыларны тәнкыйтьлиләр: «Шушымы аналарга «көч» бирүегез?»
https://vk.com/id132855097

Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Гөлнара Гатауллина «ВКонтакте» челтәрендә болай да катлаулы вазгыятьтә пессимистик рухтагы шигырьләр язучы шагыйрьләрне тәнкыйтьләнгән. Ул халыкка күтәренке рухтагы иҗат әсәрләре тәкъдим итәргә, барысын да яхшыга юрарга чакыра. 

«Накипело (руслар әйтмешли)! Бу көннәрдә коточкыч хәбәрләрдән, билгесезлектән, хәвефтән гаҗизләнгән аналарның, хатын-кызларның күңелендәге өермәләрне язып, әйтеп, сөйләп кенә аңлатып бирерлек түгел. Бер генә кеше дә битараф түгел, һәркемнең эчендә ут! Үзем дә шул ук халәттә. Телевизорны ачмаска, яңалыкларны сирәк тыңларга тырышам, иҗади әсәрләргә, шигърияткә күбрәк өстенлек бирәм. Тик, бүгенге көндә күңелгә иң тигәне – шигырьләр! «Казлар китә Донбасска, байтаклары – кире кайтмаска...», «Бу җиргә әллә әйләнеп кайтабыз, әллә юк...», «Көннәр шомлы, караңгы...», «Бу тормышларга инде кире әйләнеп кайта алмабыз...». Шушымы сезнең бүгенге шигырьләрегез, шагыйрьләр, шигырьләр язу белән мавыгучы дусларым? Шушымы җанын болай да кая куярга белмәгән аналарга «көч» бирүегез? Ул пессимистик рухтагы шигырьләр кемгә кирәк бүгенге көндә, нинди максат белән язылган алар?! Инде болай да үрсәләнгән бәгырьне тагын да өзгәләү, киләчәккә өметне бөтенләй юкка чыгару, күңелдә оялаган шомга азык булсын өченме? Көннәрне, төннәрне кара ятьмә белән буып куяр өченме? Газизләрен ерак юлга озаткан ата-аналар, хатын-кызлар, туганнар өчен әлеге шигырьләр ничек тәэсир итәсен уйладыгызмы?

Туктатыгыз, зинһар, бу шом таратуыгызны! Улы, ире, туганы, газиз кешесе өчен борчылган кеше болай уйларга да курка! Бәгырьләре болай да телгәләнгәннәр җанын ашамагыз, зинһар! Киресенчә, каләмегез, телегез, үткен сүзләрегез белән күңелләрдә өмет уятыгыз! Ә бит уйларның, теләкләрнең чынга аша торган гадәте бар. Бу – фән тарафыннан расланган. Барысын да яхшыга юрыйк! Илгә килгән хәсрәтне бергәләп күтәрик! Бер-беребезгә төшенкелеккә бирелергә юл куймыйк! Тәмле сүзләребез, яхшы теләкләребез, хәер-догаларыбыз белән ярдәм итик, бер-беребезгә җан җылысы өләшик, хөрмәт, мәрхәмәт, игелек күрсәтик. Барысы да яхшы булыр, Аллаһы боерса! Ир-егетләребез, улларыбыз һичшиксез исән-сау кайтачаклар, Аллаһы боерган булса! Барыбыз да бергәләп изге теләктә булыйк! Бердәм булыйк! Көчле булыйк!

P.S. Ошамаса укыма, диярсез. Беренчедән, шигырьләр укырга бик яратам, шагыйрьләрне, шигырьләр язу белән мавыгучы дусларымны хөрмәт итәм. Шигырьләрдән үземә яшәү көче алам. Икенчедән, әлеге шигырьләрне һәркем укый. Көзге моңсу көннәргә тормыш борчу-хәсрәтләре дә өстәлде. Бер-беребезгә игътибарлы, ихтирамлы булыйк», – дип яза ул. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100