Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Владимир Путин Донбасска барырга планлаштырамы?

news_top_970_100
Владимир Путин Донбасска барырга планлаштырамы?

Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков, Владимир Путин иртәме-соңмы Донбасска барачак, дип белдерде. Ләкин әлегә бу сәфәрнең төгәл планы юк, диде матбугат сәркатибе.

«Әлегә нинди дә булса төгәл планнар юк, әмма Путинның кайчан да булса Донбасска барачагына шикләнмим. Бу – Россия төбәкләре, һәм ул анда булып кайтачак», – диде Дмитрий Песков.

9 ноябрьгә каршы төндә президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков Луганскидан кайтты. Анда ул Луганск һәм Донецк Халык республикаларының матбугат хезмәтләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен лекция уздырды. Аның сәфәре турында президент администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко сөйләде, дип яза Коммерсантъ басмасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100