Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Песков «Вагнер»ның киләчәге турындагы сорауга җавап бирде

news_top_970_100
Песков «Вагнер»ның киләчәге турындагы сорауга җавап бирде

«Вагнер» хосусый хәрби компания кебек структура формаль рәвештә юк, Украинадагы махсус хәрби операция барышына зур өлеш керткән «Вагнер» төркеме бар, дип белдерде РФ Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. «Вагнер» төркеменең алдагы язмышы нинди булуын ул әйтә алмады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Әйдәгез, мондый структураның булмавын онытмыйк, де-юре «Вагнер» хосусый хәрби компания юк. Чыннан да, Ррезидент берничә тапкыр әйткәнчә, махсус хәрби операция барышына зур өлеш керткән «Вагнер» төркеме бар. Кичә Пушилин да (ред. – ДНР башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Денис Пушилин), «Вагнер» ДНРның күп кенә районнарын азат итүгә зур өлеш кертте, диде. Һәм бу кешеләрнең геройлыгы беркайчан да онытылмаячак, бу хакта Президент әйтте. «Вагнер» төркеменең киләчәгенә килгәндә, хәзер мин сезгә берни дә әйтә алмыйм, мин белмим», – диде Песков.

Отставкадагы полковник Андрей Трошевның Евгений Пригожин варисы сыйфатында каралуы дөресме, дигән сорауга Песков, бу сорау миңа түгел, дип җавап кайтарды.

Августта Белоруссиядә укыту хезмәтләре үзәге буларак теркәлгән «Вагнер» төркемен дәүләт финанславы дәвам итәчәкме, дигән сорауга Песков шулай ук җавап бирә алмавын әйтте. «Һичшиксез, монда Белоруссия хакимиятенә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, ләкин миндә сезнең өчен бернинди мәгълүмат та юк», – диде ул.

«Вагнер» төркеме компаниясен 4 августта Белоруссиядә теркәгәннәр. Аның эшчәнлеге белем бирү хезмәтләре үзәге буларак билгеләнгән, дип хәбәр ителә илнең юридик затлары һәм шәхси эшмәкәрләренең бердәм дәүләт регистрында. Компания Могилев өлкәсе Осиповичский районының Цель авылы Көнчыгыш урамында теркәлгән.

Белоруссия президенты Александр Лукашенко, республикада булган «Вагнер» хәрбиләре Белоруссия армиясе һәм махсус бүлекчәләргә тәҗрибәне бушлай тапшыра, дип белдерде. Июльдә Белоруссия оборона министрлыгы Могилев өлкәсе Осиповичи шәһәреннән ерак түгел илнең территориаль оборона бүлекчәләре белән шөгыльләнүдә инструкторлар буларак «Вагнер» хәрбиләренең чыгыш ясаулары турында хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100