Песков Украинада махсус хәрби операциянең ничек тәмамланырга мөмкин булуын әйтте
Россия, Киев белән сөйләшүләр ярдәмендә, Украинадагы махсус хәрби операциянең максатларына ирешергә тели, дип белдерде Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. Бу хакта «Интерфакс» яза.
Брифингта Песковтан Украина президенты белдерүенә аңлатма сорадылар. Владимир Зеленский: «Мәскәү Киев белән тынычлыкка омтылмый, ә бераз «хәл алу өчен» Украина хакимияте белән сөйләшүләр алып барырга омтыла», – дип әйткән иде. Песковтан бу белдерүнең дөрес булу-булмавын сорадылар.
«Россия үзенең максатларына ирешергә тели, һәм ул аңа ирешәчәк», – диде Песков.
Журналистларның, Украинада хакимиятне алыштыру махсус операциянең максаты булып торамы, дигән соравына Песков: «Юк, президент (Путин) бу хакта инде сөйләде», – дип җавап бирде.
Октябрь урталарында Песков «махсус операциянең максатлары элеккечә кала» дигән иде, бу максатларны февраль аенда президент билгеләде. Путин, Украинаны «демилитаризацияләү һәм денацификацияләү» Украина җитәкчелеге гамәлләре фонында актуальләшә бара, диде.
Алдарак, Песков «махсус операцияне ике юл белән бетереп була» дигән иде. «Безнең фикеребезчә, Украинадагы махсус хәрби операцияне аның максатларына ирешкәч туктатып була. Яки максатларга тыныч сөйләшүләр ярдәмендә ирешеп туктатып була, бу да мөмкин хәл», – диде Песков.
Песков Киевның сөйләшүләрне яңартырга теләмәве турында һәм махсус операциянең дәвам итәчәге турында берничә мәртәбә әйтте. Вашингтон үз вакытында Киевны «тарткаламаган» булса, махсус хәрби операцияне уздыру бөтенләй кирәк тә булмас иде, диде.