Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Песков Украинада конфликт тәмамлану срогы турында: «Иртәгә дә булырга мөмкин»

news_top_970_100
Песков Украинада конфликт тәмамлану срогы турында: «Иртәгә дә булырга мөмкин»
Оборона министрлыгы фотосы

РФ президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков, Украинадагы конфликт кайчан бетәргә мөмкин, дигән сорауга җавап биргән, дип яза «Комсомольская правда».

Песков әйтүенчә, бу шул исәптән Украина президенты Владимир Зеленскийдан да тора һәм «иртәгә дә» булырга мөмкин.

«Зеленский моның кайчан бетәргә мөмкин икәнен белә, болар барысы да, [Киев] теләге булган очракта, иртәгә дә бетәргә мөмкин», – ди Песков.

Владимир Зеленский, Украинада конфликт 2023 елда бетәргә мөмкин, дигән иде. Politico басмасындагы чыгышында ул «киләсе елда украиннар дөнья аренасында иң зур йогынтылы булачак, әмма инде тынычлык шартларында» дигән иде.

«Комсомольская правда», АКШ диңгез пехотасының элекке офицеры Скотт Риттер фикерен язган иде, ул, махсус операция Украинаны җиңү белән 2023 елның җәендә тәмамланачак, дип фаразлады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100