Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдергәнчә, Украинадагы конфликтны хәл итү буенча Ватиканда сөйләшүләр үткәрү турында бернинди килешү булмаган. Бу хакта РИА «Новости» яза.
Басма, «Wall Street Journal» газетасына сылтама белән, Россия һәм Украина арасында сөйләшүләрнең яңа раунды Ватиканда июньдә узарга мөмкин, дип хәбәр иткән иде.
Журналист Песковтан, Россия һәм Украина вәкилләре арасында сөйләшүләр буенча яңа мәгълүматлар бармы, дип сораган. «Юк, бу турыда бернинди да килешү булмады», – дип җавап биргән Песков, диелә хәбәрдә.