Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Песков Украина белән тынычлык турында сөйләшүләр хакында: «Бушлык»

news_top_970_100
Песков Украина белән тынычлык турында сөйләшүләр хакында: «Бушлык»

Россия президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков, Чукотка башкаласында журналистлар белән очрашканда, махсус операция темасына сөйләгән.

«Ниндидер тынычлык процесслары буенча – элеккечә бушлык», – дигән Песков. Ул Украина президенты Зеленский тәкъдим иткән «Тынычлык формуласы» буенча «катлаулы аңлатыла торган процесслар» баруын әйткән. Россияне бу сөйләшүләрдә катнаштырмауны ул шулай аңлата.

«Бик гаҗәп процесс, әмма башка берни дә юк, ягъни бу планда бернинди җитди әйбер юк. Шуңа күрә махсус операцияне дәвам итәбез», – дигән Песков.

Зеленский 2022 елның ноябрендә «Тынычлык формуласы» тәкъдим итте. Анда Киев ягыннан бернинди адымнар да юк. Зеленский 1991 елгы чикләргә кайтуны һәм Мәскәү тарафыннан чыгымнарны каплауны сорый. Зеленский тынычлык турында сөйләшүләрдән баш тарткан карар кабул итте, һәм Украина бу темага башка илләрнең арадашчы булуыннан да баш тарта.

Песков шулай ук Путинның махсус операция турында Шойгу белән көнгә берничә тапкыр сөйләшүен әйткән.

Дмитрий Песков, Чукоткага барганнан соң, Путин бөтен Россиядә булды, дип яза. Әмма Песков ялгыша – Путинның президент яки премьер сыйфатында Ненец автоном округында булганы юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100