Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Песков Россиянең сугыш халәтендә булуын әйтте

news_top_970_100
Песков Россиянең сугыш халәтендә булуын әйтте
Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

Украинада махсус хәрби операция Көнбатыш килеп кысылу аркасында сугышка әверелде, дип белдерде Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков «Аргументы и факты»га биргән интервьюсында.

«Без сугыш халәтендә. Әйе, бу – махсус хәрби операция буларак башланды, әмма анда бу төркем («компашка») оешкач, коллектив Көнбатыш Украина яклы булып берләшкәч, безнең өчен бу инде сугышка әйләнде. Минемчә шулай. Һәм һәркем моны аңларга тиеш, үз эчке мобилизациясе өчен», – диде Кремль вәкиле.

«Моны һәркем эчке мобилизация өчен аңларга тиеш», – ди Песков.

Аның сүзләренчә, Россия Украинаның хәрби потенциалы илебез гражданнары һәм аның территориясе иминлегенә куркыныч тудыра алмасын өчен эш итүен дәвам итәчәк.

«Президент нәрсә әйтә? Бездә 4 яңа федерация субъекты барлыкка килде. Безнең өчен иң мөһиме – бу субъектлардагы кешеләрне саклау һәм әлеге субъектларның хәзерге вакытта Киев режимы тарафыннан оккупацияләнгән территориясен азат итү», – диде Песков.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100