Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Песков: «Россия Украинада конфликтны вакытлыча туктатып калдыру яклы түгел»

news_top_970_100
Песков: «Россия Украинада конфликтны вакытлыча туктатып калдыру яклы түгел»

РФ президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков, Украинадагы хәрби конфликт вакытлыча тукталып калырга тиеш түгел, дип белдерде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Песков, Россия хәрби операциянең максатларына хәрби операция нәтиҗәсендә ирешергә тиеш, дип яза.

  • Кытай тынычлык инициативасы белән чыкты. Кытай тәкъдиме 12 пункттан тора. Алар – атышны туктату, сөйләшүләр башлау, чикләүләрне бетерү, сәүдәне яңарту. Владимир Зеленский «территорияләрне бирү исәбенә була алмый» дип, бу инициативаны кире какты.
  • Африка илләре дә тынычлык урнаштыру инициативасы белән чыкты. Алар Россия гаскәрләрен чыгармыйча гына да сөйләшүләр башларга тәкъдим итә. Моңа җавап итеп, Украина Тышкы эшләр министрлыгы Африкага үзенең вәкилен җибәрде.

Песков, башка илләр тәкъдим иткән тынычлык килешүләренең кайсысы Россия өчен кулай икәнен әйтү иртә, дигән. Матбугат секретаре фикеренчә, конфликтны тыныч хәл итәргә нигез юк.

АКШ Украинадагы конфликтны туктату турында уйлана, дип язган иде Politico басмасы. Алар, бу хәрби конфликт дистәләрчә елга сузылуы да бар, дип уйлый. 20 майда АКШ презиленты Джо Байден Украинага F-16 самолетларын тапшыруны һәм очучыларны өйрәтүне хуплавын әйтте. Украина хакимияте үзе дә конфликтны туктату яклы түгел. Зеленский, «Минск-3» килешүе булмаячак, дип белдерде. Ул, Россия 1991 елгы чикләргә әйләнеп кайтырга (Донбассны һәм Кырымны кайтарырга) һәм Украинага килгән зыян өчен акча – репарацияләр түләргә тиеш, дигән фикердә.

«Тыныч хәл итүгә нигез юк», – диде Дмитрий Песков, журналистның «конфликтны тыныч хәл итәргә мөмкинме» дигән соравына. «Бу хакта сүз бара алмыйдыр, чөнки Россия белән нинди дә булса сөйләшүләр алып бару тыелган», – дип өстәде ул, «Кремль Украина белән сөйләшүләр алып бара аламы?» дигән сорауга җавап итеп.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100