news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Песков «Путин 2024 елда сайланачакмы?» дигән сорауга җавап бирде

news_top
Песков «Путин 2024 елда сайланачакмы?» дигән сорауга җавап бирде

РФ президенты пресс-секретаре Дмитрий Песков әйтүенчә, Владимир Путин 2024 елда, 90 процент тавыш җыеп, кабат президент итеп сайланачак. Бу хакта ул The New York Times газетасына әйткән.

«Безнең президент сайлаулары – бик үк демократия түгел, ул – кыйммәтле бюрократия. Путин киләсе елда, 90 проценттан артык тавыш җыеп, кабат сайланачак», – дигән Песков.

Газета язуынча, Путинның тагы 6 елга сайлануы котылгысыз диярлек.

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова, 2024 елгы сайлау Россиянең генә түгел, дөньяның киләчәген билгеләячәк, дигән иде. Аның фикеренчә, бу сайлау моңа кадәр булганнарына охшамаячак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар