Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Песков өлешчә мобилизация төгәлләнү турында документ булмауны аңлатты

news_top_970_100
Песков өлешчә мобилизация төгәлләнү турында документ булмауны аңлатты
"Татар-информ" архивы

Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков өлешчә мобилизация тәмамлану турында документ булмауга аңлатма бирде. Хәрби хезмәткә чакырудан тыш, әлеге документ Оборона министрлыгы өчен кирәкле башка бурычларны да үз эченә ала, һәм бу бурычлар тормышка ашырыла, диде ул. Бу хакта «Комсомольская правда» газетасы яза.

Песков сүзләренчә, өлешчә мобилизация кысаларында чакыру «Кораллы Көчләр алдына куелган бурычларны башкару өчен кирәкле кеше санына ирешү» максатында уздырылды.

Песков әйтүенчә, Оборона министрлыгы үзенә кирәк кадәрле кешене мобилизацияләүгә ирешә алган.

«Оборона министрлыгы билгеләнгән санга ирешү, шул сәбәпле өлешчә мобилизация буенча гражданнары чакыру туктатылу, төгәлләнү турында рапорт бирде», – диде Песков.

Матбугат секретаре әйтүеннән чыгып, өлешчә мобилизация кешеләрне мобилизацияләүне генә түгел, башка гамәлләрне дә күз алдында тота, шул сәбәпле, президент карары гамәлдән чыкмый, дип аңларга кирәк.

Дмитрий Песков әйткәнчә, хәрби хезмәткә чакырудан тыш, өлешчә мобилизация турындагы документка «Кораллы Көчләр бурычларын үтәүне тәэмин итү өчен» кирәк булган башка чаралар да керә. «Бу уңайдан ул гамәлдә булуын дәвам итә», – диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100