Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков, Россиянең киләсе президенты Владимир Путин, яки башка, әмма нәкъ аның кебек булырга тиеш, дип саный. Бу хакта «Коммерсантъ» сайты яза.
«Нәкъ шундый булырга тиеш», – дип җавап биргән Дмитрий Песков «МГИМО 360» студентлар каналының «Россиянең киләсе президенты нинди булырга тиеш?» дигән соравына. «Бу мөмкин хәлме?» – дигән сорауга исә, Песков: «Башка, әмма нәкъ шундый булырга тиеш», – дип җавап биргән. Владимир Путин әлегә 2024 елның язында президент сайлауларында катнашачагын игълан итмәде. Тулаем алганда, ул президент вазифасында 19 ел.
«Әлегә Путин кандидат булу нияте турында әйтмәде. Әмма моны эшләр дип, чын күңелемнән ышанасы килә. Аның сайлауларда җиңәчәгенә, алга таба да безнең президент булачагына шигем юк. Алдагысын күз күрер», – дигән Дмитрий Песков.
Президент сайлаулары 2024 елның 17 мартында булырга тиеш. Сайлау датасы турында рәсми карарны Федерация советы 2023 елның декабрендә кабул итәчәк. «Ъ» басмасы чыганагы белдергәнчә, Владимир Путин үзен кандидатлыкка тәкъдим итүе турында ноябрьдән соң әйтергә мөмкин. «Ъ» басмасының президент администрациясенә якын чыганагы хәбәр иткәнчә, Кремльдә Владимир Путинны тәкъдим итү буенча инициатива төркемен күзаллыйлар.
Путин үзе: «Гадел сайлаулар илнең эчке сәясәтендә тотрыклылыкны саклар өчен кирәк», – дип белдергән иде.
14 ноябрьдә президент сайлаулар турында законга төзәтмәләрне имзалады. Яңа төзәтмәләр сайлау участокларында фото-видеога төшерүне чикли, шулай ук хәрби хәл вакытында сайлау тәртипләрен билгели.