Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Песков: Гаскәрләрне Украинадан ел азагына кадәр чыгару турында сүз булырга мөмкин түгел

news_top_970_100
Песков: Гаскәрләрне Украинадан ел азагына кадәр чыгару турында сүз булырга мөмкин түгел
"Татар-информ" архивы

Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков сүзләренчә, Россия гаскәрләрен Украинадан ел азагына кадәр чыгару турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Бу турыда РИА Новости яза.

Моңа кадәр Украина җитәкчесе Владимир Зеленский G20 саммиты кысаларында онлайн чыгышында Украинда тынычлык урнаштыру турында фикерләрен әйтте. Аның планы 10 пункттан тора. Зеленский тәкъдимнәре арасында радиацион һәм атом-төш иминлеге, азык-төлек һәм энергетика иминлеге, бөтен әсирләрне азат итү, Украинаның территориаль бөтенлеген торгызу, «Россия гаскәрләрен чыгару», сугыш хәрәкәтләрен туктату, «гаделлекне торгызу», экоцидка каршы тору, эскалация булдырмау, «сугыш бетүне» теркәп кую.

«Мин сезгә әле генә җавап бирдем, бу турыда сүз дә булырга мөмкин түгел», – ди Песков.

«Коммерсант» хәбәр иткәнчә, «Украинада вәзгыятьне көйләү өчен «яңа чынбарлыкны» исәпкә алырга кирәк, шул исәптән Россиягә дүрт төбәкне кушуны», дигән Дмитрий Песков. Аның сүзләренчә, Россия гаскәрләрен Украинадан чыгару быел планлаштырылмый.

Россия гаскәрләрен чыгару турында Зеленский планында әйтелгән. Песков шул хакта фикерен әйтә.

Песков фикеренчә, Киевка «бу вакыт эчендә барлыкка килгән чынбарлыкны игътибарга алырга кирәк». «Бу реалийлар Россия Федерациясенең яңа субъектлары барлыкка килү, алар бу территорияләрдә референдум нәтиҗәсендә барлыкка килү турында сөйли. Бу яңа реалийларны исәпкә алмыйча алга таба хәрәкәт итү мөмкин түгел», – ди ул.

Россия 24 февральдә Украинаны демилитаризацияләү һәм денацификацияләү өчен махсус хәрби операция башлады. Владимир Путин аның максаты «8 ел дәвамында Киев режимы тарафыннан мәсхәрәләүгә, геноцидка дучар ителгән кешеләрне яклау» дип атады. Кораллы көчләргә Донбассны азат итү һәм Россиянең иминлеген гарантияләү бурычы куелган, диелә РИА Новости хәбәрендә.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100