Пешкән йомырканы салкын суга салырга ярыймы? – Бер тапкыр аңлагыз да истә калдырыгыз

Йомырканы пешергәннән соң салкын суга салырга ярамый: моны бер тапкыр аңлагыз да гомергә истә калдырыгыз, дип язалар киңәшләр сайтында.
Йомырка – иртәнге аштан алып кичке табынга кадәр урын алган универсаль продукт. Күпләр, йомырка пешерү – дөньяда иң гади эш, дип саный. Әмма бу – беренче карашка гына шулай. Бу гадәти процесста тәмгә, текстурага һәм ризыкның куркынычсызлыгына зур йогынты ясаучы күп кенә нечкәлекләр бар.
Иң киң таралган киңәшләрнең берсе – йомырканы, пешеп беткәч, шунда ук салкын суга салу. Әмма бу киңәш һәрвакытта да дөрес түгел.
Йомырка пешкәндә нәрсә була?
Йомырка пешерү – катлаулы термодинамик реакция. Йомырка агы 62-65°C та тыгызлана башлый, ә сарысы – 70°C та. Безнең бурыч – шушы тигезлекне табу: йомырканы җитәрлек дәрәҗәдә пешерергә, куркынычсызлыкны тәэмин итәргә, ләкин артык пешереп, текстурасын бозмаска.
Кайнар су йомырканың эчендәге сыек массаны каты массага әйләндерә. Әмма бу процессның икенче мөһим өлеше – суыту, дип язалар киңәшләр сайтында.
Кисәк суытуның зыяны
Күпләр, салкын суга салып суытсаң, йомырка җиңел әрчелә, дип уйлый.
Ә бит температура кисәк үзгәрү күзгә күренми торган вак ярыклар барлыкка китерергә мөмкин. Шушы ярыклар аша йомырка эченә су яки бактерияләр үтеп керә ала. Бу йомырканың саклану вакытын кыскарта һәм агулану куркынычын арттыра, бигрәк тә суыткычта саклаганда.
Кискен суыту йомырка аклыгы структурасын боза, аны яки резина сыман каты, яки артык йомшак итә.
Йомырка кабыгы астында бик нечкә саклагыч катлам бар, ул бактерияләр үтеп керүгә киртә булып тора. Кискен суыту бу катламны какшата, нәтиҗәдә йомырка тизрәк бозыла һәм инфекцияләргә дучар була.
Йомырканы ничек дөрес суытырга?
Пешкән йомырканы акрынлап суытыгыз:
- 5-10 минут кайнар су эчендә калдырыгыз. Бу – кабыктагы температура аермасын тигезләргә ярдәм итәчәк.
- Аннары йомырканы гади салкын суга салыгыз, әмма бик салкын су кулланмагыз.
Акрынлап суыту – уңышның сере. Бу ысул сары һәм акның йомшак текстурасын саклап калачак, кабык ярыкларын булдырмый һәм саклагыч мембрананы бозмый. Шулай итеп, йомырканың тәме дә, файдасы да саклана, диелә бу хәбәрдә.