Пешкән йомырка кабыгы үзеннән-үзе төшсен өчен суга нәрсә салырга? Күрше ападан лайфхак – суга 1 кашык нәрсә салырга? Бу турыда киңәшләр сайтында язалар.
Беренче карашка, йомырка пешерү – бик гади эш кебек. Әмма кем дә булса чын-чынлап тавык яңа гына салган йомырканы чистартырга тырышып караган булса, моның шактый четерекле эш булуын беләдер. Кабыгы йомырга агы белән бергә куба.
Ни өчен яңа йомыркаларны чистарту авыр?
Барысы да йомырканың төзелешенә бәйле. Яңа йомырканың агы – pH дәрәҗәсе түбән, ягъни азрак кислоталы була, һәм, шул сәбәпле, ул нечкә кабык асты катламына нык ябыша. Ә берничә көн узгач, агының кислоталылыгы бераз күтәрелә, һәм кабык асты катламы йомшара – йомырканы чистарту күпкә җиңелрәк була.
Йомыркаларны чистарту өчен 3 сер
Алдан җылыту. Йомыркаларны пешерер алдыннан 10-15 минут алдан суыткычтан алып куегыз. Алар бүлмә температурасына җитсен. Бу ысул кабык ярылмасын өчен кирәк. Аннан соң йомыркаларны агымсу астында юыгыз.
Тоз һәм серкә – иң шәп ярдәмче. Савытка салкын су салыгыз, йомыркалар тулысынча каплансын. Шуңа 2 мөһим ингредиент өстәгез: 1 аш кашыгы гадәти тоз (ул кабыкны ныгыта һәм ярылудан саклый) һәм 1 аш кашыгы 9%лы аш серкәсе. Серкә кабыктагы кальций карбонаты белән реакциягә керә. Йомыркаларны суга салып, утка куегыз.
Төгәл пешерү һәм бозлы «душ». Су кайнап чыккач, утны нык киметеpгә кирәк. Йомырканы 7-9 минут пешерү җитә. Пешеп чыккач, аларны шунда ук бозлы салкын суга салыгыз һәм суга тагын 1 аш кашыгы серкә өстәгез. Йомыркаларны бу суда 10-15 минут тотыгыз. Серкә кабыктагы минераль катламны йомшарта, ә йомырка агына тәэсир итми. Нәтиҗәдә, кабык җиңел генә кубып төшә.
Өч адымны искә төшерик:
- Йомырканы пешергәнче бүлмә температурасында җылыту.
- Тоз һәм серкә өстәлгән суда пешерү.
- Пешкәннән соң, бозлы серкәле суга салу.