Песиләрнең күзләре төнлә янып торган кебек була. Моның сәбәбен фактлар сайтында язалар.
Чынлыкта песинең күзендә яктырта торган бернинди матдә дә юк. Песине тәрәзәсез һәм яктылык булмаган бүлмәгә кертсәң, аның күзләре янмый. Аның күзенең януы бары тик тышкы яктылык чыганагы булганда гына күренә. «Яктырту» сере исә песинең күзендәге юка гына кайтаргыч катламга бәйле. Песи күзенең бу үзлеге – яктылык кайтару рефлексы, нәкъ менә шул үзлек караңгыда «янып торырга» ярдәм итә.
Песинең күзенең арткы өлешендә тукымаларның үзенчәлекле катламы урнаша, ул «бөртекле катлам» яки тапетум дип атала. Күзгә яктылык төшкәндә, аны мөгез катламы һәм хрусталик «йота», һәм нурлар «бөртекле катлам»га барып җитә. Аннары бу яктылык кире кайтарыла, кабат мөгез катлау һәм хрусталик аша уза, сетчаткага килеп җиткән яктылык күләме арта. Шулай итеп, песи күзе «янып торган» кебек була.
Нәкъ менә шушы үзлек песиләргә караңгыда кешеләргә караганда яхшырак күрергә ярдәм итә, диелә хәбәрдә.