Мәскәү янындагы Шаганино авылында 30 ел стажы булган альпинист агачка менгән мәчене коткарам дип һәлак булган, дип яза «МК».
Иргә 55 яшь булган, ул гомере буе сәнәгать альпинисты булып эшләгән. 22 августта ул Шаганино авылына танышы янына килә. Алар каенга менгән песинең кызганыч тавыш белән кычкырганын ишетә. Ир дача йортындагы балаларга «песине коткарам» дип сүз бирә.
Аның үзе белән кирәкле җиһазлары булмый, ул бау белән бәйләп, агачка менеп китә. Песине кулына алып төшә башлагач, ул тотынган корыган ботак сына, һәм ир 5 метр биеклектән егылып төшә, агач ботагы үпкәсенә кадала. Аның кабыргалары да сынган.
Ул октябрьгә кадәр авыр хәлдә реанимациядә яткан һәм үлгән.
Песи агачтан үзе төшкән – аңа берни дә булмаган.