Песиегез сыйпаттырмый йә кулдан качамы? Димәк, гаеп үзегездә – дөрес сыйпамыйсыз. Аякка сырпаланса, ярата дип уйлыйсызмы? Ялгышасыз – болай итеп, песи үз милкен билгели икән. Шушы һәм песиләр турында тагын берничә фактны галимнәр күптән түгел ачыклаган.
Песиләр – табигате белән үзсүзле һәм мөстәкыйль хайваннар. Кайберләре бөтенләй кешегә якын килми, кагылдырмый. Песиләр буенча эксперт Лаурен Финка аларны ничек дөрес сыйпарга кирәген ачыклаган.
Песиләр эчләрен кашыганны һәм аркадан тотканны яратмый, чөнки ул вакытта үзләрен куркыныч астында тоялар икән. Шулай ук ян-якларыннан һәм тәпиләреннән, тамак төбеннән тотырга да кирәкми. Әгәр песиегез бу җирләреннән сыйпаганга сүз әйтми икән, димәк, сезне яратканга түзеп кенә тора.
Ноттингемск университеты эксперты сүзләренә караганда, сыйпауның иң яхшы җире – песинең яңаклары, колак төпләре, ияге.
Песиләрне 10 мең ел элек кулга ияләштергән булсалар да, алар ирек ярата, башкаларга яраклашырга теләми. Чыгышлары буенча социаль хайваннар түгел.
Сыйпаганны яратмавын ничек ачыкларга соң? Ачуы килсә, песиләр кисәк кенә башын бора, ризасызлык белән карый, катып кала яки мырлаудан туктый. Канәгать булмаса, песи колакларын башына сыендыра, борынын ялый яки йонын кабарта, койрыгын селкетеп ала. Күпләр моны аңлап бетерми, шуңа песиләре китеп бара яки тешләргә дә мөмкин.
Кыскасы, песинең күңелен күрәсегез килә икән – башыннан сыйпагыз.